Электрон китап (җайланма)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Электрон китап (җайланма) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Электрон китап
Сурәт
Commons-logo.svg Электрон китап Викиҗыентыкта

Ридер — текстны электрон формада күрсәтү өчен эшләнгән югары махсуслаштырылган компакт планшет компьютер җайланмалар төркеменең гомуми исеме, мәсәлән, электрон китаплар.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1971 елда Иллинойс штаты университетында Майкл Харт зур Xerox Sigma V компьютерына ия була. Шулай итеп куп санлы китапларныӊ электроник копиялəрен җитештереп «Гутенберг» проекты башланып китә.[1]

Электроник документларны укыр ɵчен DEC компаниясе беренче тар специализациялəнгəн əсбап эшлəтеп чыгара. 1996 елда DEC компаниясе «тимердə» гамəлгə ашкан DEC Lectrice - монохром сенсор экран həм информацияне каурый кереш мɵмкинлеге белəн - ул да хəзерге бɵтен e – books сурəте булган - планшет компьютерын китерә.[2] Башлап куелган бурычына – электроник документларны укыр ɵчен тар специализациялəнгəн əсбап эшлəп чыгаруга карамастан, бу бик кыйммəтле əйбер булып чыга həм серия җитештерүгə китми.

Беренче масса электроник китаплар булып монохром LCD – экраннар белəн əсбаплар була. Алар 1998 елда берьюлы NuvoMedia həм Softbook Press компаниялəре белəн эшлəтеп чыгарылалар. Соңрак аларны модификацияләүгə ирешәләр, мəйданга тулы тɵсле экраннар həм киӊ функциялəр белəн əсбаплар чыга. Беренче моделлəр техник тарафтан уңышлы чыгарылуга карамастан (аналоглары 2006 елга кадəр чыгрылып бара), əсбаплар киң рəвештə таралмый. Моны башка компаниялəрнең «чиста» электроник китаплардан башлап КПКга – охшаш Hiebook həм Franklin eBookMan əйберлəре турында да əйтеп була.[3]

Соӊрак чыккан холестерик сыекчалык экраннар (ChLCD) нигезендə электроник китаплар экранныӊ озак рəсем чыгартуы həм яктылык булмавы сəбəпле аз ихтыяҗлы булып чыгалар.

Электроник кəгазь технологиясе белəн булган экраннар барлыкка килу ɵчен 2007 елдан бирле электроник китаплар базары күтəрелеш кичерə. Бу ясап чыгаручылар həм модельлəр саны артуыннан билгеле. Хəзер «электроник китап» аӊламына килгəн əйбер ул электроник кара технологиясе белəн эшлəнгəн экранлы əсбап була (e – ink, электроник кəгазь).[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Michael Hart, inventor of the ebook, dies aged 64. theguardian.com. 2022-08-16 тикшерелгән.
  2. Rocket eBook. wiki.mobileread.com. 2022-08-16 тикшерелгән.
  3. 7 лучших электронных книг 2021 года. yavitrina.ru. 2022-08-16 тикшерелгән.
  4. Характеристика программных средств разработки электронных книг и web документов. cyberpedia.su. 2022-08-16 тикшерелгән.