Электроретинография

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Электроретинография latin yazuında])
Электроретинография
Сурәт
 Электроретинография Викиҗыентыкта

Электроретинография (ЭРГ) — уртача киеренкелектәге яктылык белән ярсытканда челтәркатлауның эш потенциалын теркәү. Потенциалларны электродлар арасында теркәлә, аларның берсе (актив) мөгезкатлау яки аскы кабакның кырые астындагы тире белән ялгана, икенчесен (тикшерү) маңгайга куялар. Электродлар арасындагы потенциал көчәйтелә һәм мониторда күрсәтелә (рәс. 1.33). Нормада ЭРГ ике фазалы (рәс. 1.34).

1. а-дулкын — фоторецепторлар чыганагы булган башлангыч тискәре компонент.

2. b-дулкын — зуррак амплитудадагы киләсе уңай компонент. B-дулкын калий ионнарының Мюллер күзәнәкләренә һәм күзәнәкләрдән агымын күрсәтә, ләкин ул турыдан фоторецепторларның функциональ торышына бәйле. Аның мәгънәсе фоторецепторлар саклануының ышанычлы раславы. В-дулкынның амплитудасын а-дулкынның нигезеннән b-дулкынның очына кадәр үлчиләр. Амплитуда караңгылыкка җайлашу һәм яктылык ярсытулары арту йогынтысында күтәрелә. b-дулкын b-1 һәм b-2 субкомпонентларыннан тора. Беренчесе, мөгаен, таякчыклар һәм колбачыклар эшчәнлегеннән, ә икенчесе күбесенчә колбачыклар эшчәнлегеннән гыйбарәт. Махсус җиһаз ярдәмендә таякчыклар һәм колбачыклар җавабын аерым аерып була.

Нормаль ЭРГ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нормаль ЭРГ 5 төрле җаваптан тора. Беренче 3 төре 30 минут караңгылыкка җайлашудан соң (скотопияле ЭРГ), соңгы 2-се — уртача якты таралган яктылыкка 10 минут җайлашканнан соң теркәлә (Фотопияле ЭРГ) (рәс. 1.35). Балалар 30 минут эчендә караңгылыкка җайлашуда кыенлыклар кичерә ала, шуңа күрә түбән киеренкелекле ак яки зәңгәр яктылыкны (мезопияле ЭРГ) өстен таякчыклар җавабын үстерү өчен кулланалар.

1. Скотопияле ЭРГ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

а) көчсез ак кабынуга яки зәңгәр ярсыткычка таякчыклар җавабы югары амплитудалы b-дулкын һәм түбән амплитудалы яки бөтенләй теркәлмәгән а-дулкын белән сыйфатлана;

б) таякчыклар һәм колбачыкларның катнаш җавабы бик якты ак яктылык кабынуы өчен барлыкка килә һәм шактый а-дулкын һәм b-дулкын белән сыйфатлана;

в) осциллятор потенциаллар якты кабынулар өчен килеп чыга һәм җайланманың махсус рәвешендә теркәлә. Осциллятор тирбәнүләр b-дулкынның күтәрелгән өлешендә барлыкка килә һәм челтәркатлауның эчке катлам күзәнәкләреннән килә.

2. Фотопияле ЭРГ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

а) колбачыклар җавабы бер якты кабыну өчен барлыкка килә һәм кечкенә дулкынланулар белән а-дулкын һәм b-дулкын белән сыйфатлана;

б) колбачыклар фликеры таякчыклар кабул итмәгән 30 Гц ешлыктагы җемелдәүче яктылык ярсыткычлары белән ярсытканда, колбачыкларның аерым җавабын теркәү өчен кулланалар. Колбачыклар җавабы сәламәт күздә 50 Гц ешлыктагы ярсыткыч белән килә, шуннан соң шәхси сизгерлек дәрәҗәсенә карап, җавапны теркәп булмый (җемелдәүләр кушылуның кискен ешлыгы).

Мультифокаль ЭРГ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мультифокаль ЭРГ — челтәркатлауның функцияләрен топографияле картографияләү ысулы (рәс. 1.36).

Этәргеч төрләрен челтәркатлау фоторецепторлары тыгызлыгы белән чагыштырыла. Рецепторлар тыгызлыгы югары булган фовеола өлкәсенә фоторецепторлар тыгызлыгы түбәнрәк булган периферия белән чагыштырганда көчсезрәк этәргечләр төшә. Нормаль ЭРГ-дагы кебек һәрбер аерым ноктада бер-бер артлы үлчәүләр үткәреп һәм дулкынның амплитудасын һәм озынлыгын үлчәп теркәп була. Барлык мәгълүматны күрү калкулыгы дип аталган өч үлчәмле схема формасында берләштерәләр. Ысулны челтәркатлау дисфункциясенең барлык очракларында диярлек кулланалар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.