Эчтәлеккә күчү

Элин Вагнер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Элин Вагнер latin yazuında])
Сурәт
Ватандашлык  Швеция
Туу датасы 16 май 1882(1882-05-16)[1][2][3]
Туу урыны приход Кафедрального собора Лунда[d], Швеция[2][3][4]
Үлем датасы 7 гыйнвар 1949(1949-01-07)[1][2][5] (66 яшь)
Үлем урыны Berg parish[d], Швеция[2][5]
Күмелү урыны Северное кладбище в Лунде[d][6][7]
Кабер сурәте
Ата Свен Вегнер[d][2][3][4]
Кардәш Харальд Вегнер[d][2][4]
Ире яки хатыны Юн Ландквист[d][2]
Әһәмиятле кеше Хонорин Хермелин[d][2], Хессельгрен Керстин[2], Ада Нильссон[d][2], Барбро Альвинг[d][2], Флори Гате[d][2], Эмилия Фогельклу[d][2], Эллен Кей[d][2], Эллен Рюделиус[d][2], Элизабет Тамм[d][2] һәм Эстер Бленда Нордстрём[d][8]
Язма әсәрләр теле швед теле
Һөнәр төре журналист, язучы, суфражистка
Башкарган вазыйфа Член Шведской академии наук[d]
Әгъзалык Шведская академия[d][9], Общество Девяти[d][10] һәм Svenska hem[d]
Бүләкләр
Нинди вики-проектка керә WikiProject Swedish Academy[d] һәм Project Svenskt kvinnobiografiskt lexikon[d]
Commons Creator бите Elin Wägner
 Элин Вагнер Викиҗыентыкта

Элин Матильда Элизабет Вагнер (швед. Elin Wägner, 16 май 1882 ел7 гыйнвар 1949 ел, Берг, Крунур, Швеция) — швед язучысы, журналист, педагог, эколог. Җәмәгать эшмәкәре, балаларны яклау һәм коткару буенча хәрәкәт оештыручы, феминистик һәм пацифист хәрәкәте активисткасы.

1944 елдан бирле Швед академиясе әгъзасы.

Элина Вагнер Лунд шәһәре мәктәбе директоры гаиләсендә туган. Өч яшендә әнисеннән мәхрүм кала. Фогельстадта хатын-кызлар мәктәбендә укытучы булып эшли.

1910 елда әдәби тәнкыйтьче Джон Ландквистка кияүгә чыга.

Вагнер ашказаны рагы авыруыннан вафат була. Лунд Төньяк зиратында җирләнгән.

Аның сеңлесенә Грегор Паульсон өйләнгән була.

Иҗтимагый эшмәкәрлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Иң билгеле суфражисткаларның, Швецияда хатын-кызларга сайлау хокугын бирү хәрәкәте эшмәкәрләренең берсе, хатын-кызларның тигез хокуклылыгы өчен Швед җәмгыятен оештыру инициаторы.

Фредрика Бремер белән беррәттән Э.Вагнер Швецияда феминистик хәрәкәтенең инициаторы, төп һәм абруйлы эшмәкәре булып тора.

1919 елның ноябрендә Элин Вагнер, Элен Пальмшерна и Герда Марку Швецияда балаларны яклау һәм коткару буенча илдә беренче «Рада-Барнен» ("Балаларга ярдәм халыкара берлеге"нең швед бүлекчәсе) исемле оешма төзи.

Романнар, гәҗит һәм журнал мәкаләләре, 4 фильм сценарие авторы. Э.Вагнерның популяр романнары арасында: Norrtullsligan («Ир-егетләр һәм башка бәхетсезлекләр», 1908), Pennskaftet («Тотка», 1910), Åsa-Hanna крестьяннары тормышыннан халык традицияләре рухындагы повесте (1918). Иҗади псевдонимы — Девинез (Devinez).

Э. Вагнерның китаплары һәм бик күп санлы мәкаләләре хатын-кызлар эмансипация проблемаларына, гражданнарның хокукларына, тынычлык өчен хәрәкәткә, кешеләрнең тормыш хәлен күтәрү, тирә-юнь мөхитне саклауга багышланган.

Сайлаулы библиография

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • Från det jordiska museet (1907)
  • Norrtullsligan (1908)
  • Pennskaftet (1910)
  • Helga Wisbeck (1913)
  • Mannen och körsbären (1914)
  • Camillas äktenskap (1915)
  • Släkten Jerneploogs framgång (1916)
  • Åsa-Hanna (1918)
  • Kvarteret Oron (1919)
  • Den befriade kärleken (1919)
  • Den förödda vingården (1920)
  • Nyckelknippan (1921)
  • Den namnlösa (1922)
  • Från Seine, Rhen och Ruhr (1923)
  • Silverforsen (1924)
  • Natten till söndag (1926)
  • De fem pärlorna (1927)
  • Den odödliga gärningen (1928)
  • Svalorna flyga högt (1929)
  • Korpungen och jag (1930)
  • Gammalrödja (1931)
  • Dialogen fortsätter (1932)
  • Mannen vid min sida (1933)
  • Vändkorset (1934)
  • Genomskådad (1937)
  • Hemlighetsfull (1938)
  • Tusen år i Småland (1939)
  • Fred med jorden (1940)
  • Väckarklocka (1941)
  • Selma Lagerlöf I (1942)
  • Selma Lagerlöf II (1943)
  • Hans Larsson (1944)
  • Vinden vände bladen (1947)
  • Spinnerskan (1948)
  • Fredrika Bremer (1949)