Эли Дюкоммен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эли Дюкоммен latin yazuında])
Эли Дюкоммен
Туган телдә исем Эли Дюкоммен
фр. Elie Ducommun
Туган 18 февраль 1833(1833-02-18)
Женева, Швейцария
Үлгән 7 декабрь 1906(1906-12-07) (73 яшь)
Берн, Швейцария
Күмү урыны Брегмартен зираты[d]
Милләт швейцарияле
Ватандашлыгы Швейцария байрагы
Һөнәре журналист, тынычлык өчен көрәшүче
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1902 Тынычлык өчен Нобель премиясе

 Эли Дюкоммен Викиҗыентыкта

Эли Дюкоммен (фр. Elie Ducommun; 18 февраль 1833 ел, Женева, Швейцария7 декабрь 1906 ел, Берн, Швейцария) — Швейцария журналисты, тынычлык өчен көрәшүче, 1902 елда Шарль Альбер Гоба белән берлектә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эли Дюкоммен 1833 елның 18 февралендә Женевада туа. Ул сәгать төзәтүче гаиләсендә өч баланың иң кечкенәсе була. Югары белеме булуга карамастан, 17 яшендә үк ул бер бай гаиләдә өй укытучысы булып эшли башлый. Өч елдан соң мәктәптә укытырга тотына, ә ике ел үткәч «Женева күзәтүе» фр. Revue de Geneve журналының мөхәрире итеп куела. Аның журналдагы эшчәнлеге аңа 1858 елда Женева кантонының вице-канцлеры, биш елдан канцлеры булырга мөмкинлек бирә.

1865 елда, Бернга күчкәч, Дюкоммен «Прогресс» дигән журнал оештыра. 1868 елдан алып ул «Европаның кушма штатлары» фр. Les Etats-Unis d'Europe дигән мәгълүмати бюллетень мөхәрире була, аны Халыкара тынычлык һәм азатлык лигасы нәшер итә. 1891 елда ул Шарль Альбер Гоба белән бергә Халыкара тынычлык бюросын оештыра. Бюро Европа пацифистик оешмаларының хәрәкәтләрен координацияләгән. Бу эшчәнлекләре өчен алар икесе дә 1902 елда Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек булалар.

Эли Дюкоммен шулай ук шагыйрь һәм тәрҗемәче дә була. 1886 елда ул «Соңгы елмаюлар» дигән шигырьләр җыентыгын нәшер итә. Шулай ук ул төзелеп яткан Юра-Берн-Люцерн тимер юлының 1875 елдан алып 1903 елга кадәр генераль сәркатибе дә була.

Эли Дюкоммен 1906 елның 7 декабрендә Бернда вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]