Эчтәлеккә күчү

Элсмир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Элсмир latin yazuında])
Элсмир
...хөрмәтенә аталган FETCH_WIKIDATA
Башкала Грис-Фьорд Edit this on Wikidata
Халык саны 146 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы Төньяк Американ Көнчыгыш сәгать поясы, Үзәк вакыт зонасы
Җәгърафия
Моның өлеше Канада Арктика архипелагы Edit this on Wikidata
АТБ Нунавут
Ил Канада
Мәйдан 196,235 км²
ДДӨБ 2616 метр Edit this on Wikidata
Сулык Баффин диңгезе
Координатлар 79.8333°N 78°W Edit this on Wikidata
Озынлык 820 километр Edit this on Wikidata
Карта


Э́лсмир (ингл. Ellesmere Island, фр. Île d'Ellesmere, инук. Umingmak Nuna) — Канаданың иң төньяк утравы, Канада Арктика архипелагының иң зур утравы.

Мәйданы — 196 236 км² (зурлыгы ягыннан дөньяда 10 нче утрау). Иң биек ноктасы — 2616 метр (Барбо пигы). Утрауның шактый өлеше бозлыклар белән капланган. Төньяктагы шельф бозлыкларыннан бозтаулар хасил була. Яр буе сызыгы фьордлар белән телгәләнгән. Арктик чүлләргә һәм тундрага хас үсемлекләр үсә.

Утрауда өч торак пункт урнашкан: Алерт (Җирдә кеше даими яшәгән иң төньяк торак пункт), Юрика һәм Грис-Фьорд.

Утрауларны 1616 елда инглиз диңгез сәяхтчесе Уильям Баффин кәшеф иткән дип санала. 1852 елда инглиз дәүләт эшлеклесе, язучы һәм сәяхтче, 1 нче Элсмир графы Френсис Эгертон хөрмәтенә аталган.