Элчин Әсәдов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Элчин Әсәдов latin yazuında])
Элчин Әсәдов
Туган телдә исем әзери. Elçin Əsədov
Туган 12 февраль 1987(1987-02-12)[1] (37 яшь)
Физули[d], Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  Әзербайҗан
Һөнәре вилаузышчы
Спорт такымы әгъзасы Synergy Baku Cycling Project[d], Specialized Concept Store[d], Lviv[d], Bahrain Cycling Academy[d] һәм Salcano Sakarya[d]

 Элчин Әсәдов Викиҗыентыкта

Элчин Рафик улы Әсәдов (әзери. Elçin Rafiq oğlu Əsədov; 1987 елның 12 феврале, Физули, Азәрбайҗан ССР) — Азәрбайҗан велоузышчысы. 2015 елда Бакыдагы Ауропа уеннарында һәм 2020 елда Токиодагы җәйге Олимпия уеннарында катнашучы. 2019 ел нәтиҗәләре буенча Азәрбайҗанның иң яхшы велоузышчысы[2].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элчин Әсәдов Азәрбайҗан ССРның Физули шәһәрендә туа. 1993 елда Карабах сугышы нәтиҗәсендә, Әсәдовның туган шәһәре, Физули районының бер өлеше белән бергә, әрмән көчләре контроленә күчә һәм Әсәдов гаиләсе Бакыга күченергә мәҗбүр була[3].

2000 елда Әсәдов спорт белән шөгыльләнә башлый, берничә спорт төрендә үзен сынап карый. Нәтиҗәдә, велоузышка туктала.

2015 елның июнендә Әсәдов Бакыда узган I Ауропа уеннарында катнаша, ләкин ул вакыт эчендә узышта финишка килеп җитә алмый. Әсәдов беренче арадаш финишка кадәр генә барып җитә – 12,9 км, бу дистанциянең өчтән бер өлешен дә тәшкил итми[4].

2020 елның сентябрендә Төркиядә Халыкара велосипедчылар берлегенең (UCI) 1.2 категориясе Grand Prix Velo Erciyes велотурында Bahrain Cycling Academy командасы өчен чыгыш ясап, Әсәдов 25 очко яулап, өченче була[5]. Бу Әсәдовка Токиодагы 2020 елгы җәйге Олимпия уеннарына квалификацияләнергә мөмкинлек бирә. Олимпия уеннарында Әсәдов уңышсыз чыгыш ясый. Ул 2021 елның 24 июлендә Токиода узган 2020 елгы Олимпиадада старт алган беренче Азәрбайҗан спортчысы була. Ул уңышлы старт алуга һәм хәтта лидерлар төркемендә булуга карамастан, 234 км дистанциягә узышның 57 нче чакрымында Әсәдов егыла, әмма соңрак тора һәм узышны дәвам итә. 96,6 километрдан соң ул 130 катнашучының иң яхшы 50 спортчы рәтенә дә керми. Финишка кадәр 108 километр кала ул катнашуны туктатырга мәҗбүр була һәм ярышны вакытыннан алда тәмамлый[6][7].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2012
  • Азәрбайҗан чемпионы — индивидуаль узыш
  • Азәрбайҗан чемпионатында 3 нче — төркем ярышлары
2013
  • Азәрбайҗан чемпионы — индивидуаль узыш
  • Азәрбайҗан чемпионатында 3 нче — төркем ярышлары
2014
  • Азәрбайҗан чемпионы — төркем ярышлары
  • Азәрбайҗан чемпионы — индивидуаль узыш
2015
  • Азәрбайҗан чемпионатында 2 нче — төркем ярышлары
  • Азәрбайҗан чемпионатында 2 нче — индивидуаль узыш
2016
  • Азәрбайҗан чемпионы — индивидуаль узыш
  • Азәрбайҗан чемпионатында 3 нче — төркем ярышлары
2017
  • Азәрбайҗан чемпионы — индивидуаль узыш
  • Марокко турында 7 нче этап
  • Рибаса турында 3 нче
  • Азәрбайҗан чемпионатында 3 нче — төркем ярышлары[8]
2018
  • Азәрбайҗан чемпионы — индивидуаль узыш
  • Азәрбайҗан чемпионатында 3 нче — төркем ярышлары
2019
  • Азәрбайҗан чемпионы — төркем ярышлары
  • Азәрбайҗан чемпионы — индивидуаль узыш
  • Ярымутрау турында 1 нче этап
  • Кайсери турында 3 нче
2020
  • Grand Prix Velo Erciyes 3 нче

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]