Эльвира Попеску

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльвира Попеску latin yazuında])
Эльвира Попеску
Туган телдә исем фр. Elvire Popesco
рум. Elvira Popescu
Туган 10 май 1894(1894-05-10)[1][2][3]
Бүкрәш, Румыния[4]
Үлгән 11 декабрь 1993(1993-12-11)[5][1][2][…] (99 яшь)
XVI округ Парижа[d], Париж[6]
Күмү урыны Пер-Лашез[d] һәм Grave of Popesco[d]
Ватандашлыгы  Франция
 Румыния
Әлма-матер Бухарестский национальный университет музыки[d]
Һөнәре театр режиссеры, театр актеры, киноактер
Җефет Ion Manolescu-Strunga[d]

 Эльвира Попеску Викиҗыентыкта

Эльвира Попеску (кияүгә чыккач — графиня де Фуа (comtesse de Foy; рум. Elvira Popescu, фр. Elvire Popesco; 1894 елның 10 мае, Бухарест, Румыния Корольлеге — 1993 елның 11 декабре, Париж, Франция) — румын һәм француз театр һәм кино актрисасы, театр режиссёры.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эльвира Попеску. 1925 ел

Эльвира Попеску 1894 елның 10 маенда Бухарестта туа. Бухарест Драма сәнгате консерваториясендә (Conservatorul de Artă Dramatică) актёрлык осталыгына өйрәнә. 16 яшендә Эльвира Бухарест Милли театры сәхнәсендә дебют ясый, 1912 елда беренче тапкыр телсез кинода — 1877—1878 елларда Румыния бәйсезлеге өчен барган сугышны тасвирлаган «Румыния бәйсезлеге» (Independenÿa României) драмасында төшә.

1919 елда Попеску «Teatrul Excelsior» театрының сәнгать җитәкчесе була, ә ике елдан соң «Teatrul Mic» (Кече театр) белән җитәкчелек итә.

Француз драматургы Луи Верней үтенече буенча 1924 елда Э. Попеску Парижга күченә. Верней аның өчен махсус пьесалар яза, һәм Эльвира «Минем туганым Варшавадан» спектаклендә төп роль уйный. Моннан тыш, ул «Иптәш» (1933), «Нина» (1949), «Җәһәннәм машинасы» (1954), «Мамаша» (1957) пьесаларында уйный.

1956—1965 елларда Париж театры (Théâtre de Paris) директоры була, ә 1965—1978 елларда Мариньи театрын (Théâtre Marigny) җитәкли.

Эльвира Попескуның сәхнә карьерасы 65 ел дәвамында өзлексез дәвам итә.

Э. Попеску Париж тамашачысын үзенең темпераменты, ашкынуы, җанлылыгы һәм кабатланмас акценты белән яулый, тамашачылар аңа «театрның илаһи анасы» (фр. «Notre-Dame du théâtre») кушаматын бирә.

Аның кино карьерасы да бик уңышлы була — 35 эше бар, нигездә, 1930 еллар уртасыннан 1940 еллар башына кадәр.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1912 — Румыния бәйсезлеге — Таранца
  • 1923 — Tigancusa de la iatac — Мария Тарашану
  • 1930 — L’étrangère — Дора Кларксон
  • 1931 — Минем туганым Варшавадан/ Ma cousine de Varsovie — Соня Вариловна
  • 1932 — Sa meilleure cliente — Ядвина
  • 1934 — Une femme chipée — Хелена Дарсонье
  • 1935 — Dora Nelson — Дора Нельсон и Сузанна Верди
  • 1936 — L’amant de madame Vidal — Катерина Видал
  • 1936 — Le roi — Тереза
  • 1937 — La maison d’en face — мадам Анна
  • 1937 — L’homme du jour — Мона Талия
  • 1937 — L’habit vert — герцогиня Молевре
  • 1937 — À Venise, une nuit — Надя Мортал
  • 1937 — Le club des aristocrates — графиня Ирена Валдовска
  • 1938 — Tricoche et Cacolet — Бернардина ван де Пуф
  • 1938 — La présidente — Веротча
  • 1938 — Mon curé chez les riches — Лизетта
  • 1938 — Éducation de prince
  • 1939 — Eusèbe député — Мариска
  • 1939 — Derrière la façade / 32 Rue de Montmartre — мадам Рамю
  • 1939 — Le veau gras — княгиня Доротея
  • 1939 — Le bois sacré — Францина Маргарита
  • 1940 — Paradis perdu — Соня Ворочин
  • 1940 — Ils étaient neuf célibataires — графиня Стася Бачевская
  • 1940 — L’héritier des Mondésir — Эрика Акселос
  • 1941 — Parade en sept nuits — мадам Фанни
  • 1941 — Le valet maître — Антония
  • 1941 — L’âge d’or — Вера Термуцки
  • 1942 — Mademoiselle Swing — Софья де Винчи
  • 1942 — Le voile bleu — Мона Лоренца
  • 1942 — Frédérica — Фредерика
  • 1943 — Fou d’amour — Арабелла
  • 1959 — Plein soleil — миссис Попова
  • 1960 — Austerlitz — Летиция Бонапарт
  • 1967—1972 — Au théâtre ce soir (телесериал) — Соня / Розария

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1910 елда Эльвира Попеску комик Аурель Атанасескуга кияүгә чыга, аларның кызы Татьяна туа. Тиздән алар аерылышалар, һәм ул Румыниянең сәнәгать һәм сәүдә министры Ион Манолеску-Стронгка кияүгә чыга, ул 1950 елларда Румыниянең коммунистик хакимиятләре тарафыннан кулга алына һәм төрмәдә үлә. Аның өченче ире граф Максимилиан Себастьян де Фуа була, Эльвирадан алты яшькә кечерәк була һәм 1967 елда вафат була.

1930 елдан 1985 елга кадәр Попеско Ивелин департаментындагы Мези-сюр-Сен шәһәрчегендәге резиденциясендә яши, анда күпсанлы кунакларны кабул итә.

99 яшендә вафат була һәм Пер-Лашез зиратында җирләнә.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1977 елда Франциянең Мольер театраль премиясенә лаек була (фр. Nuit des Molières).
  • 1989 елда президент Франсуа Миттеран аны Почётлы Легион ордены белән бүләкли.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 filmportal.de — 2005.
  3. FemBio database
  4. 4,0 4,1 Deutsche Nationalbibliothek Record #118926608 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  5. L'HumanitéRF: 1993. — ISSN 0242-6870; 2496-8617
  6. 6,0 6,1 Fichier des personnes décédées

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]