Эльвира Хәсәнова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльвира Хәсәнова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Эльвира Хәсәнова
Elvira Khasyanova (cropped).jpg
Туган 28 март 1981(1981-03-28) (40 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия
Һөнәре пловец-синхронист

Commons-logo.svg Эльвира Хәсәнова Викиҗыентыкта

Эльвира Рамил Кызы Хәсәнова (1981 елның 28 марты, Мәскәү, ССРБ) — Россия синхрончысы. Россиянең атказанган спорт мастеры. Өч тапкыр олимпия чемпионы (2004, 2008, 2012), күп тапкырлар дөнья һәм Аурупа чемпионы, дөнья һәм Аурупа кубогы иясе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эльвира Хәсәнова 1981 елның 28 мартында Мәскәүдә туа. Милләте буенча татар[1]. Россия дәүләт физик культура университетын тәмамлый. 1999 елдан Россия җыелма командасы әгъзасы. Беренче тренеры — Э. Шәрибҗанова.

2012 елда спорт карьерасын тәмамлый. 2015 елда АКШка күчеп килә һәм шул ук елда АКШ җыелма командасы тренерының ассистенты була. Стэнфорд университетында тренер булып эшли. 2020 елның гыйнварында Халыкара йөзү даны залына (ISHOF) кертелә[2].

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аурупа кубогының көмеш медале (2001);
  • Дөнья кубогының алтын медале (2002);
  • Аурупа Кубогының алтын медале (2003);
  • Афинада узган Олимпия Уеннарының алтын медале (2004);
  • Аурупа чемпионатының алтын медале (2002, 2004, 2006, 2010);
  • Пекинда узган Олимпия Уеннарының алтын медале (2008);
  • Барселонада узган Дөнья чемпионатының алтын медале (2003);
  • Монреальдә узган Дөнья чемпионатының алтын медале (2005)
  • Мельбурнда узган Дөнья чемпионатының алтын медале (2007);
  • Лондонда узган Олимпия Уеннарының алтын медале (2012).

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Олимпийская чемпионка Хасянова планирует открыть в Казани собственную школу
  2. Хасянова введена в Международный зал славы плавания
  3. Указ Президента Российской Федерации от 4 ноября 2005 года № 1256 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»
  4. Указ Президента Российской Федерации от 2 августа 2009 года № 885 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2013 елның 26 апрель көнендә архивланган.
  5. Указ Президента Российской Федерации от 13.08.2012 № 1165 "О награждении государственными наградами Российской Федерации". Официальный интернет-портал правовой информации (15 августа 2012). әлеге чыганактан 2013-05-25 архивланды. 2012-08-15 тикшерелде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]