Эчтәлеккә күчү

Эльвира Һадиева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльвира Һадиева latin yazuında])
Эльвира Һадиева
Туган телдә исем Эльвира Рафил кызы Һадиева
Туган 1989(1989)
Балтач районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Татарстан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы, журналист
Бүләк һәм премияләре Саҗидә Сөләйманова премиясе
«Белла» Россия-Италия премиясе

Эльвира Рафил кызы Һадиева (Эльвира Һади, Эльвира Һадиева-Йылмаз,[1] рус. Эльвира Рафилвна Хадиева; 1989, Балтач, Балтач районы, ТАССР, / ССРБ) — шагыйрә, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге (2014), «Белла» Россия-Италия (2017) премияләре лауреаты, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы[2] (2016)[3].

Эльвира Һади 1989 елда Балтач бистәсендә туган.[3] Казан дәүләт университетын (татар филологиясе факультетын) тәмамлаган.[4] Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының алтаистика һәм Кытайны өйрәнү кафедрасы ассистенты.[1]

Бүгенге көндә «Ялкын» журналында эшли, шулай ук 2016 елда «Казан» журналының 9-нчы санында басылып чыга.[5]

2017 елда «Белла» Россия-Италия премиясенең «Казанга кагылу» номинациясендә җиңә. Премия лауреатлары гадәттәгечә Таруста басып торган Белла Әхмәдуллинаның мессерер һәйкәленең кечерәйтелгән күчермәләрен алалар..[6]

Кияүдә, кызы — Нәсибә Әкин.[7]

  • «Бүгенгендәй ихлас булалмам».

Бүләк һәм премияләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия лауреаты (2014).
  • «Белла» Россия-Италия премиясе лауреаты (2017).