Эчтәлеккә күчү

Эльвира Әхмәтова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльвира Әхмәтова latin yazuında])
Эльвира Әхмәтова
ТР МК Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы
Вазыйфага керешкән
2024 елның 14 ноябре
Аңа кадәр Гөлшат Нигъмәтуллина
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары
Вазыйфада
2015 елның 1 декабре – 2024 елның 14 ноябре
Шәхси мәгълүмат
Туган 9 май 1978(1978-05-09) (47 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Әгерҗе районы, Кырынды
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Алабуга дәүләт педагогика институты

Эльвира Әхмәтова, Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова (Эльвира Фанисовна Ахметова, 1978 елның 9 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Әгерҗе районы, Кырынды) ― Татарстан Җөмһүрияте Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы (2024 елның 14 ноябреннән)[1], 2015 елның 1 декабреннән 2024 елның 14 ноябренә кадәр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары[2]. Россия һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы. Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2014). 1нче класслы Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе.

1978 елның 9 маенда Татарстан АССРның Әгерҗе районы Кырынды авылында туган[3]. Педагогик белеме бар: 2000 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын «филология» белгечлеге буенча тәмамлаган[4]. Төрле югары уку йортларында, шул исәптән «Цифрлы трансформация» буенча яңадан һөнәри әзерлек узган.

2000―2004 елларда ― «Алабуга радиостудиясе» һәм «Ал-медиа» ААҖ корреспонденты, татар редакциясе җитәкчесе, мәгълүмат хезмәте җитәкчесе.

2002―2004 елларда ― «Татарстан» радиосының штаттан тыш корреспонденты.

2003―2004 елларда ― «БИТ–ТВ» телеканалының яңалыклар хезмәте җитәкчесе.

2004 елдан 2012 елга кадәр Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.

2012 елның февраленнән октябренә кадәр «Татарстан китап нәшрияты»нда баш мөхәррир урынбасары булган.

2013 елдан Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының эшләр белән идарә итүче вазыйфасын башкарган.

2024 елның 14 ноябреннәнТатарстан Республикасы Рәисенең 2024 елның 14 ноябрендәге 866 номерлы Указы белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы (2024 елның 21 мартында вазыйфасыннан азат ителгән Гөлшат Нигъмәтуллина урынына)[5].

Татарстанның Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясе, шулай ук республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме составы әгъзасы булып тора. Зур халыкара чараларның матбугат үзәкләрен, шулай ук төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрен җитәкләгән.

Шагыйрә, татар һәм башкорт эстрадасы җырларының сүзләре авторы буларак билгеле (халык арасында популяр булган 100 дән артык җыр авторы, җырларын Гүзәлия, Артур Минһаҗев, «Ямьле» төркеме һ.б. башкара). 2024 елда «Үзең булып кал!» дигән беренче шигырьләр җыентыгы чыккан. Аның җырлары берничә мәртәбә милли музыкаль премияләргә лаек булган[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Әтисе Фәнис, әнисе Миңниса Мөхәммәтнур кызы (?―2024)[8].

Кияүдә, кызы һәм улы бар.

  1. Елена Бритвина. Премьер-министр Татарстана Алексей Песошин представил нового руководителя Управления ЗАГС. Официальный Татарстан, 14.11.2024
  2. Главой ЗАГСа Татарстана назначена Эльвира Ахметова. РБК, 14.11.2024(рус.)
  3. Успехи земляков.(үле сылтама) Портал муниципальных образований РТ
  4. Ахметова Эльвира Фанисовна ― начальник Управления записи актов гражданского состояния кабмина РТ. Бизнес-Онлайн
  5. Регина Шафиева, Анастасия Гусева. Коррупционный скандал в загсе: Гульшат Нигматуллина уволена на фоне задержания подчиненных. Бизнес-Онлайн, 22.03.2024
  6. Анна Скрып, Ева Малиновская. «Умеет организовать и заставить»: нового главу загса РТ нашли в ведомстве Айдара Салимгараева. Бизнес-Онлайн, 2024(рус.)
  7. Путин Татарстанда яшәүче 17 кешене орден һәм мактаулы исемнәр белән бүләкләде. Татар-информ, 25.01.2025
  8. Кайгы уртаклашу. «Ватаным Татарстан», № 133, 19.11.2024, 3нче бит