Эльдар Касыймов
| Эльдар Касыймов азәрб. Eldar Qasımov | |
| Евровидение 2011 финалында Нигәр Җамал белән чыгыш вактында | |
| Төп мәгълүмат | |
|---|---|
| Туу көне | |
| Туу урыны | |
| Эшчәнлек еллары |
2010— |
| Дәүләт | |
| Һөнәрләр |
җырчы |
| Моң |
тенор |
| Кораллар | |
| Жанрлар | |
| Псевдонимнар |
Ell |
| Хезмәттәшлек | |
| Бүләкләр | |
| IMDb | |
Эльдар Касыймов (азәрб. Eldar Qasımov) — Азәрбайҗан җырчысы, Евровидение 2011 бәйгесе җиңүчесе.
Эльдар 1989 елның 4 июнендә Бакыда туа. Музыка мәктәбендә фортепианода уйнарга өйрәнә. Бакыдагы славян университетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлеген тәмамлый.
Эльдар Касыймов — танылган совет актрисасы, СССРның халык артисты Мәрзия Даутова (әстерхан татары, Азәрбайҗанга күченеп яши, шунда вафат була) оныгының улы[2], Азәрбайҗан ССР халык артисты Фирәнгиз Шәрифованың оныгы.
2011 елда Евровидение 2011 бәйгесендә Нигәр Җамал белән бергә чыгыш ясый. Ярымфиналда дуэт 206 балл алып, 2 нче урынга ирешә. Финалда исә алар 221 балл туплый алалар һәм бәйге җиңүчесе булып игълан итәләр. Эльдар белән Нигәрнең уңышы нәтиҗәсендә Евровидение 2012 бәйгесе Бакыда үтәчәк.