Эльза Газизова
Эльза Газизова | |
---|---|
Туган | 8 гыйнвар 1988 (36 яшь) Чаллы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия |
Әлма-матер | Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия (Яр Чаллы), Елховой урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | журналист |
Эш бирүче | «Мәдәни Җомга», Интертат, Акчарлак, Татарстан (телерадиокомпания) һәм Юлдаш |
Эльза Әсхәт кызы Газизова (рус. Газизова Эльза Асхатовна / ингл. Elza A. Gazizova, 1988 елның 8 гыйнвары, Яр Чаллы, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — россияле татар журналисты, «Мәдәни җомга» газетасының веб-редакторы, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы (2024 елдан).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1988 елның 8 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә автомеханик һәм пешерүче-кондитер гаиләсендә туа. Әтисе Әсхәт Әхмәт улы тумышы белән Татарстанның Чирмешән районы Иске Кади, әнисе Җәүрия Кәниф кызы Свердловск өлкәсенең Кызылъяр округы Татар Яманъелга авылларыннан.
1996 елның 25 июлендә әнисе яман шештән вафат була. Әтисе икенче мәртәбә өйләнә. 6 нчы сыйныфка кадәр Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясендә белем ала. Аннары гаиләсе белән Әлмәт районының Иске Баграж авылына күченә, анда Елховой урта гомуми белем бирү мәктәбен көмеш медальгә тәмамлый.
2005-2010 еллар арасында Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында көндезге бүлектә укый.
Беренче адымнары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Университет елларында «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең координаторы итеп сайлана. Шул ук вакытта актив рәвештә яза башлый. Яр Чаллы шәһәрендәге «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау», Тукай районының «Якты юл», Казанда нәшер ителүче «Юлдаш» һәм Мәскәүдә урнашкан «Татар дөньясы» газеталарында мәкаләләре дөнья күрә. «Шәһри Казан» газетасы мәгълүмати жанрларның кулланылуы», «Юлдаш» газетасында эпистоляр стильнең кулланылуы», шулай ук «Юлдаш» газетасында интервью жанрның кулланылуы» исеме астында курс эшләрен башкара. Диплом эше итеп, «Юлдаш» газетасы мисалында газета укучыларга йогынты ясау ысулларын сайлый һәм аны «5»ле билгесенә яклый.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2010-2014 — «Юлдаш» газетасы
- 2015-2016 — «Акчарлак» газетасы
- 2017-бүгенгәчә — «Мәдәни Җомга» газетасында журналист, веб-редактор.
- 2022 елдан «Татарстан» дәүләт телеканалында «Әйдә халыкка хезмәткә» исемле авторлык тапшыруын алып бара. Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстанның атказанган җырчысы Гөлдания Хәйруллина, танылган татар модельеры Ләйсән Хаҗиева, язучы Вахит Имамов, биюче пар Айгөл һәм Раил Ганиевлар кебек шәхесләр белән интервьюлары дөнья күрә.
Бүләк-премияләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2008 — Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты «Алтын бөртек» (рус. Золотой овес) фестивале премиясендә «Чын журналист» (рус. Настоящий журналист) номинациясендә җиңә.[1]
Кызыклы фактлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Җыр белән мавыга. «Күргәзмәдә», «Тик минеке» җырлары радио-телевидение һәм башка музыкаль мәйданчыклардан яңгырый. 2020 елның мартында «Барс-Медиа» продюсерлык үзәге төшергән «Күргәзмәдә» җырына клибы дөнья күрә. Клипны бер тәүлек эчендә Казан океанариумында, «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгенең бассейнында һәм фотостудиядә төшерәләр. Ул «TMTV», «Мәйдан» телеканалларында бүгенге көнгә кадәр ротацияләнә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ В Казани вручили премию «Золотой овес». Татар-информ (2008 елның 27 октябрь). 2024 елның 18 июнь тикшерелгән.
Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән. Мәгълүматны тикшерү җиңел булырга тиеш, башка очракта ул, шик астына куелып, бетерелергә мөмкин.
Сез, мәкаләне төзәтеп, абруйлы чыганакларга сылтамалар куя аласыз. |
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- YouTube сайтында “Әйдә халыкка хезмәткә” : Эльза Газизова белән әнгәмә, «Татарстан» дәүләт телеканалы, 6.09.2022
- Интертат.руда басылып чыккан язмалары
- YouTube сайтында “Күргәзмәдә” клибы