Эльмарт Уразов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльмарт Уразов latin yazuında])
Эльмарт Уразов
Туган телдә исем Эльмарт Шәйхи улы Уразов
Туган 21 гыйнвар 1955(1955-01-21)
СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Бакчавыл
Үлгән 27 октябрь 2022(2022-10-27) (67 яшь)
РФ, Пермь крае, Барда округы, Барда
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист, гәҗит мөхәррире
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Эльмарт Уразов, Эльмарт Шәйхи улы Уразов (1955 елның 21 гыйнвары, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Бакчавыл2022 елның 27 октябре, РФ, Пермь крае, Барда округы, Барда) ― журналист, «Таң» газетасы баш мөхәррире (1993-2022), Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2010).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1955 елның 21 гыйнварында Пермь өлкәсе Барда районы Бакчавыл (Чалкау) авылында туган. Мәктәптән соң бер ел «Таң» газетасы редакциясендә корректор булып эшли. Казан дәүләт университетын журналистика белгечлеге буенча тәмамлаган (1977 елда)[1].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1977 елдан Пермь крае Барда районы «Таң» иҗтимагый-сәяси газетасының редакциясендә эшли: хәбәрче, 1978 елның августыннан хатлар бүлеге мөдире, 1983-1993 елларда ун ел – редактор урынбасары, 1993 елның апреленнән – газета мөхәррире, 1993 елның сентябреннән «Таӊ» редакциясе муниципаль оешмасы баш мөхәррире, 2012 елның гыйнварыннан – «Таӊ» редакциясе автономияле коммерцияле булмаган оешмасы баш мөхәррире. Ул эшләгән елларда китаплар, Пермь крае татарларыныӊ «Халык чишмәсе» газетасын чыгару буенча зур эш алып барыла. Э. Ш. Уразов – «Халык чишмәсе» газетасының да баш мөхәррире була.[2]

«Таң» газетасы күп конкурслар лауреаты, ике тапкыр «Бәллүр каләм» иясе була.[3]

Публикацияләренең төп темалары: район тормышы, мөһим вакыйгалар, авыл проблемалары, кешеләрнең портретлары.

« Эльмарт Шәйхи улы Пермь краенда татар матбугатын, нәшрият эшен үстерүгә, халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен саклап калуга зур көч һәм тырышлык куйган шәхес. «Таң» газетасын җитәкләү дәверендә ул үзенең оста журналист һәм оештыручы, җәмәгать эшлеклесе булуын исбат итте. Ул Пермь краенда татар мәдәниятен саклау һәм үстерү өстендә бер өзлексез армый талмый эшли, аның тырышлыгы белән район газетасында 200гә якын җирле авторларның әсәрләре бастырылды.[4]
Сәлим Назин
»

2022 елның 27 октябрендә инсульттан вафат булган[5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Пермь крае журналистлары арасында иҗади конкурслар лауреаты һәм дипломанты [6](рус.)
  • Пермь краеның һәм Барда муниципаль районының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары
  • 2010 – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 2020 – «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (БТК)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Закиров, Д. Г. Известные татары Прикамья / Д. Г. Закиров. ― Пермь : «Звезда», 2005. ― С. 332-333.
  • Бардымский муниципальный район. Приглашение к сотрудничеству. ― Барда, 2013. ― С. 226-227.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]