Эчтәлеккә күчү

Эльмира Закирова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльмира Закирова latin yazuında])
Эльмира Закирова
Туган телдә исем Эльмира Мизхәт кызы Закирова
Туган 19 декабрь 1955(1955-12-19) (68 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы Иске Байсар
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре журналист, публицист
Җефет Илдар Закиров
Балалар улы Алмаз
Ата-ана
  • Мизхәт (әти)
  • Роза (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Эльмира Закирова, Эльмира Мизхәт кызы Закирова (1955 елның 19 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Иске Байсар) ― журналист, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» иясе.

1955 елның 19 декабрендә[1] Актаныш районы Иске Байсар авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Мизхәт башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен, әнисе Роза – немец теленнән укыта. Сеңлесе – Рита, медицина институтын тәмамлаган врач-инфекционист.

Тимур командалары оештырып йөрүләре турында иң беренче мәкаләсе 6нчы сыйныфта укыганда басылып чыккан. «Яшь ленинчы» газетасында (хәзер «Сабантуй» журналы) мәкаләләре чыгып, «Яшь хәбәрче» таныклыгы килгәч, журналист булу теләге уяна. Актаныштагы «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе утырышларына йөри.[2]

1978 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Диләрә Тумашева, Мостафа Ногман, Вахит Хаков, Флёра Сафиуллина, Фәһимә Хисамова, Мөхәммәт Мәһдиев, Хатыйп Миңнегулов кебек галимнәрдә укыган. Фольклор, диалектология буенча экспедицияләргә йөри, иҗатта кайный. Соңгы курсларда «Әдәби сүз» дигән (5 метрлы) стена газетасының җаваплы секретаре була.[2]

1978 елның 20 мартыннан «Ялкын» журналында ― редактор, 1986 елдан ― җаваплы секретарь вазифасында. Роза Хафизова, Разил Вәлиев, Габделхәй Сабитов, Фәннур Сафин, Хәйдәр Гайнетдиновлар белән эшли. Мәскәүдә, ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы югары комсомол мәктәбендә (ВКШ) укый, стажировка үтә.[2]

1995―2011 елларда «Ялкын» журналының баш мөхәррире. «Кәеф» рубрикасын эшләүгә Сөмбел Гаффарова, Йолдыз Миңнуллина, Айрат Бик-Булатов, Раилә Сабироваларны тарта. Журнал чыгаруда актив катнашучы балалардан үсмерләр редколлегиясе оештырып, аларны Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстанның Премьер-министры Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Матбугат министры Зилә Вәлиева, Яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Бариев, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров белән очраштыра. Журнал Россия матбугатының Алтын фондына керә, аңа 2006 елда язучыларның Алиш премиясе тапшырыла, 2011 елда «балаларның хокукларын яклауга, һәнәри тәрбия бирүгә багышланган мәкаләләр өчен» Республиканың Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты исеме бирелә, берничә тапкыр Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» премиясе лауреаты дигән исемгә лаек була.[2]

2011 елдан – «Сөембикә» журналының әдәби мөхәррире.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире – рус телендә язучы журналист, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Мөхәммәтдин улы Закиров [1] (Мөслим районы Мәлләтамак авылыннан), «Комсомолец Татарии» газетасында, соңгы вакытта үзәк матбугатта, федераль газеталарда эшләгән. «Сельская жизнь» газетасының Татарстан буенча үз хәбәрчесе булган.
Уллары Алмаз Илдар улы Закиров [3] Казанның 2нче татар гимназиясен, педагогика университетының чит телләр факультетын, КДУ аспирантурасын тәмамлаган, татар һәм рус телләреннән тыш, инглиз, немец, төрек телләрен белә. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Уку-укыту үзәге (Белем бирү эшчәнлеген тәэмин итү үзәге) җитәкчесе. [4]