Эльмира Кәлимуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эльмира Кәлимуллина latin yazuında])
Эльмира Кәлимуллина
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Эльмира Рәмил кызы Кәлимуллина

Туу көне

25 гыйнвар 1988(1988-01-25) (36 яшь)

Туу урыны

Түбән Кама, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

Россия

Һөнәрләр

җырчы

Жанрлар

эстрада

Бүләкләр

1 канал Бөтенроссия «Голос» конкурсы икенче урыны(2012)

Эльмира Кәлимуллина рәсми сәхифәсе

Эльмира Рәмил кызы Кәлимуллина (Elmira Rämil qızı Kälimullina(үле сылтама))(1988 елның 25 гыйнварында Түбән Камада туган) — татар җырчысы, Беренче каналда «Голос» («Тавыш») тапшыруы икенче урыны иясе. Татарстанның атказанган артисты.

«Голос» тапшыруында Эльмира Пелагея төркемендә катнашты. Эльмира Кәлимуллина үзенең чыгышында Беренче каналында татар телендә «Каз канаты» һәм «Син сазыңны уйнадың» җырларын башкарды. Финалга ике татар кызы — Эльмира Кәлимуллина һәм Динә Гарипова чыктылар. Бөтен Россия буенча тавыш бирүдә Динә Гарипованы 927282 кеше яклады (54,1%), Эльмира Кәлимуллинага 463697 (27,1%) тавыш бирде, бөтен җибәргән СМС-бәясе җыелган акчалар (50 млн. сум артык) авыру балаларга тапшырылган.

Татарстан Җөмһүрияте президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә тапшыруда җиңгәннән соң Эльмира Кәлимуллинага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә (30 декабрь, 2012)[1].

Эльмира Кәлимуллина — Җәйге Казан Универсиаданың-2013 илчесе булып тора. Хәзер Казанда яши.

Эльмира Кәлимуллина татар Рок-операсында «Алтын Казан» катнашты («Алтын Казан» рок-операсы), рок төркеме Alqanat белән җырлады ("Бушлык патшалары"), «Яңа Гасыр» телеканалы тапшыруында катнашты, татарча, урысча, инглизча («Тавыш» финалында португальча да) җырлый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]