Эльмир Низамов
Эльмир Низамов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Эльмир Җәүдәт улы Низамов |
Туган | 24 декабрь 1986 (34 яшь) Сембер |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | композитор, педагог |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Җәлил премиясе (2015) Д. Сираҗиев премиясе (2016) ![]() |
Эльмир Низамов, Эльмир Җәүдәт улы Низамов (1986 елның 24 декабре, СССР, РСФСР, Сембер) — композитор, пианиночы, Казан дәүләт консерваториясенең музыка һәм композиция теориясе кафедрасы доценты, татар опералары авторы. Халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты. РФ һәм ТР композиторлар берлеге әгъзасы. М. Җәлил (2015) һәм Д. Сираҗиев (2016) премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1986 елның 24 декабрендә Сембер шәһәрендә туган. Әти-әнисе Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылыннан. Сембер шәһәренең 12- санлы музыка мәктәбен, рояль һәм композиторлык белгечлекләре буенча Сембер музыка көллиятен (Ольга Бурова сыйныфы), Казан дәүләт консерваториясен (А. Луппов сыйныфы) (2011) тәмамлаган.[1] Вена операсында стажировка узган. Казан дәүләт консерваториясенең музыка теориясе һәм композиторлык кафедрасында өлкән укытучы булып эшли.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Музыкага балачактан мөкиббән була, ләкин музыка мәктәбендә соңга калып, 11 яшендә генә укый башлый. Яшьтәшләрен кыска вакытта куып җитә, ярты елдан музыка яза башлый. 14 яшендә Сембер өлкәсендә үткәрелгән «Яңа исемнәр» музыка бәйгесендә фортепиано һәм эскрипкә өчен язылган «Ут биюе» әсәре белән катнашып, Гран-при яулый.[2] 15 яшендә Сембер музыка көллиятендә, 19 яшендә Казан дәүләт консерваториясендә һөнәри музыка белем ала башлый.
Музыка язды[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Камал театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Хуҗа Насретдин», комедия
- "Мәнгелек буран", драма
Казан яшь тамашачы театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Кешеләр мәхәббәте», мистик драма
Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2009 «Шәрык рапсодиясе».[3]
- Катнаш хор өчен Иосиф Бродский сүзләренә өч хор.
- Кыллы квартет һәм баян өчен «Dixi».
- Симфоник оркестр өчен «Күкләр хәрәкәте» әсәре.
- «Алтын Казан» мюзиклы (рок-опера) — Ренат Харис либреттосы, төп партияне (Сихәтбану) Эльмира Кәлимуллина башкара.
- 2015 «Кара пулат» операсы — Ренат Харис либреттосы.
- 2019 «Көзге» (моноопера, либреттто авторы Ренат Харис) — биюче Рудольф Нуриев тормышына багышланган[4].
Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2016 «Тапшырылмаган хатлар» нәфис фильмына (режиссер Рөстәм Рәшитов) музыка яза[5].
Уңышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2014 — «Атлар чаба» җыры (музыка авторы) - «Төреквидение» фестивале (Казан), Айдар Сөләйманов башкара — II урын.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2003 — Яшь композиторларның «Миләш сагышлары» (Рябиновые грёзы) Бөтенрусия конкурсы (Мәскәү) — лауреат.
- 2008 — «Орган өчен иң яхшы әсәр» конкурсы (Мәскәү) — лауреат.
- 2008 — С. Прокофьев исемендәге II Бөтенрусия яшь композиторлар конкурсы (Чиләбе) — лауреат.
- 2008 — Д. Кабалевский исемендәге XXII Бөтенрусия яшь музыкантлар конкурсы (Самар) — I премия лауреаты.
- 2009 — I халыкара Connecting music композиторлар бәйгесе (Киев) — җиңүче.
- 2010 — III Бөтенрусия тынлы уен кораллары ансамбльләре ачык конкурсы өчен мәҗбүри әсәр язу буенча халыкара композиторлар конкурсы (Казан) — лауреат.
- 2011 — халыкара «Сулга адым» (Шаг влево) композиторлар конкурсы (Санкт-Петербург) — финалист.[6]
- 2015 — Муса Җәлил премиясе[7].
- 2016 — Дамир Сираҗиев премиясе — «ТР театрларындагы спектакльләргә үзенчәлекле музыка язган өчен»[8].
- 2020 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — «музыка сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм уңышлы иҗади эшчәнлеге» өчен[9].
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ф. Гыйләҗев. Эльмир Низамов белән әңгәмә. «Акчарлак», 26.02.2015. № 9. ISSN 2304-7313
- А. Мирханова. Эльмир Низамов белән әңгәмә. «Казань», 2015, № 2. ISSN 0869-6616 (рус.)
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Биографиясе
- Казан дәүләт консерваториясе рәсми сайты
- Эльмир Низамов: Сәнгать әсәре булдыру өчен бездә бар да бар
- «Чыпчык»тагы сайты
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ «Вечерняя Казань», 10.02.2015
- ↑ «Аярис» биография сайтында
- ↑ Язмасын тыңларга
- ↑ Эльмир Низамовның яңа операсы Италиядә беренче тапкыр куелды. Татар-информ МА, 30.04.2019
- ↑ Тапшырылмаган хатларны тапшырыр вакыт җитте. Кино итеп! Intertat.ru, 01.12.2016
- ↑ Әстерхан консерваториясе музыка белгечләре сайты
- ↑ В Казани наградили лауреатов Республиканской премии имени Мусы Джалиля
- ↑ Камал театрында Д.Сираҗиев премиясе ияләрен атадылар. Tatpressa.ru, 18.12.2016(рус.)
- ↑ Эльмир Низамовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. Татар-информ, 8.12.2020