Элмә түшәм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Элмә түшәм latin yazuında])
(Элү түшәм битеннән юнәлтелде)
Кубик түшәм

Элмә түшәм — төп түшәмгә эленгән (беркетелгән) өстәмә түшәм, төзелештә бизәү өчен кулланылучы корылма. Элмә түшәмнәр акустиканы яхшырту, тавышны басу (йоту), кабельләр яки торбалар урнаштыру өчен төп түшәм астында яшерен киңлек калдыру, яктырту элементларын кую, декоратив бизәү максатыннан кулланыла.

Үтеп булмый торган элмә түшәм — бина һәм корылмаларның конструктив-функциональ өлеше, инженерлык челтәрләрен һәм җиһазларны урнаштыру өчен кулланыла.

Элмә түшәмнәр куллану максатлары буенча түбәндәге төрләргә бүленә:

  • тавышны басу;
  • тавышны йоту ;
  • ут техникасы сузу;
кертеп калдырылган яктырту элементлары белән;
яктыртулы түшәмнәр;
  • җилләтү;
  • декоратив;
  • уттан саклану;
  • күп функцияле.

Конструкция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элмә түшәм төп түшәмгә асылмалар (подвеслар) кулланып беркетелгән ныклы агач яки металл каркаска беркетелә. Подвеслар файдаланмыйча, каркасы турыдан-туры төп түшәмгә беркетелгән элмә түшәмне, кайчагында, тегелгән түшәм дип атыйлар.

Каркас конструкциясе һәм ябу материалы буенча түбәндәге түшәм төрләре билгеләнә:

  • Модульле (төрле формадагы модульләрдән төзелгән корылма)
    • Кассеталы (растрлы)
    • Рейкалы
    • Грильято (рәшәткәле)
  • Тоташ
    • Гипсокартонлы