Эме Беэкман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эме Беэкман latin yazuında])
Эме Беэкман
Туу датасы: 20 апрель 1933 ел
Туу урыны: Таллин, Эстония
Милләт: Эстония
Эшчәнлек төре: балалар язучысы, прозаик, драматург
Иҗат итү еллары: 1956
Жанр: балалар әдәбияты, проза, драма, фантастика
Иҗат итү теле: эстон

Эме Беэкман ( шулай ук Эмэ Артуровна Бээкман, эст. Aimée Beekman, 1933 нче елның 20 апрелендә Таллинда туган) - Эстония язучысы, драматург, киносценарист һәм әдәби тәрҗемәче. Эстония ССРының мактаулы язучысы (1978).

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ВГИКны тәмамлаган (1956).

Ул 1964 нче елда әсәрләрен бастыра башлый. Эстония ССРдәүләт премиясе лауреаты.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фантастика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул үзенең фәлсәфи романнарында фантастикага мөрәҗәгать итә. "Шарманка" исемле әсәре шундый романнарының берсе (эст. 1970; рус. 1974) - бюрократия, шулай ук якын киләчәктә гаилә һәм сексуаль әхлак турында сатирик гротеск. Аның икенче бер романы - "Ирекле йөгерү " (эст. 1982; Рус. 1986 - "Ярыш") фәнни прогресс темасына гыйбрәтле хикәя.

Эстония ССРының Йохан Смул исемендәге әдәби премиясе лауреаты (1971).

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эме Беэкман Эстония язучысы һәм әдәби тәрҗемәче Владимир Беэкманның хатыны (1929 - 2009).

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1964 - "Кечкенә кешеләр" ("Маленькие люди")
  • 1967 - "Ак каргалар көтүе" ("Стая белых ворон")
  • 1968 - "Саңгырау кыңгыраулар" ("Глухие бубенцы")
  • 1971 - "Тигезлек сәгате" ("Час равноденствия")
  • 1972 - "Карт балалар" ("Старые дети")
  • 1974 - "Чертотсвет" (Чертоцвет")
  • 1975 - "Яфраклар" ("Листопад")
  • 1978 - "Сайлау" ("Возможность выбора")
  • 1980 - "Нетри"
  • 1985 - "Мириам турында Трилогия" ("Трилогия о Мирьям")
  • 1986 - "Ярыш" ("Гонка")
  • 1989 - "Баш тарту мөмкинлеге" ("Возможность отречения")

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гросс В., Путь постоянных исканий, «Дружба народов», 1971, № 7;

Куприянова Н., Сложная мозаика мира, «Лит. газета», 1973, 21 февр.;

Теракопян Л., Сила иронии, «Лит. обозрение», 1973, № 11.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]