Эмилия Реджепи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эмилия Реджепи latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Эмилия Реджепи
Emilija Redzepi.jpg
Косово премьер-министры урынбасары
Вазыйфага керешкән
2021 елның 22 марты
Аңа кадәр Альбулена Баладж-Халимай
Администрация һәм җирле үзидарә-министры
Вазыйфада
2020 елның 3 феврале – 2020 елның 3 июне
Аңа кадәр Адрияна Ходжич
Дәвамчысы Горан Ракич
Косово парламенты депутаты
Вазыйфада
2014 ел – 2020 ел
Шәхси мәгълүмат
Туган 15 июль 1973(1973-07-15) (48 яшь)
Призрен, Косово Җөмһүрияте
Сәяси фирка Косово Яңа демократик фиркасе
Белем югары педагогик

Эмилия Реджепи (алб. Emilija Redžepi, (15 июль 1973, Призрен) — Косово сәяси һәм дәүләт эшмәкәре. Босния милли азчылыгы мәнфәгатьләрен яклаучы Яңа Демократик фирка җитәкчесе. Косово премьер-министрының гамәлдәге өченче урынбасары, 2021 елның 22 мартыннан азчылык хәле һәм кеше хокуклары өчен җаваплы. Элгәре — хакимият һәм урындагы үзидарә министры (2020)[1], Косово парламенты депутаты була (2014-2020)[2][3].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эмилия Реджепи 1973 елның 15 июлендә Югославия Федератив Социалистик Республикасының Призрен шәһәрендә туган.

Югары педагогик белем һәм политология буенча магистр дәрәҗәсен ала[4][5].

Призрен муниципалитеты советы әгъзасы, Призрен ассамблеясе спикеры урынбасары, икътисади үсеш һәм энергетика министры урынбасары вазифаларын биләгән[4].

Косовода Босния оешмасын Вакат — өч сәяси фирка коалициясе вәкиле. 2010 елда парламент сайлаулары алдыннан Эмилия Реджепи 2009 ел Яңа демократик фиркагә нигез сала. Косовода сәяси партияне җитәкләгән беренче хатын-кыз була. 2010 елда сайлаулар йомгаклары буенча бу фирка парламентта бер урын ала һәм киләчәк сайлауларда да урынны саклый.

2014 елда парламент сайлаулары йомгаклары буенча беренче тапкыр Косовоның парламенты депутаты итеп сайлана[4]. 2017 елда сайлауларда яңадан сайлана.

Косово конституциясына тиешле бер министрлыкны милли азчылык вәкилләренең берсе җитәкләргә тиеш. Босния милли азчылыгының вәкиле буларак Эмилия Реджепи 2019 елда парламент сайлаулары йомгаклары буенча оештырылган Куртиның беренче кабинетына керә. Эмилия Реджепи хакимият һәм урындагы үзидарә министр вазифасын ала. 2020 елның 3 февралендә Косово парламенты Курти хөкүметен раслый[6]. 25 мартта парламент COVID-19 пандемиясе белән бәйле гадәттән тыш хәл индерүдән баш тартуы өчен Курти хөкүмәте төзүгә шөбһә вотумын белдерә[7][8].

Босния милли азчылыкның вәкиле буларак Эмилия Реджепи 2021 елда парламент сайлаулары йомгаклары буенча оештырылган Куртиның икенче кабинетына керә[9]. Эмилия Реджепи премьер-министрның азчылык хәле һәм кеше хокуклары өчен җаваплы булган өченче урынбасары вазифасын ала.

Босния (сербохорват), албан, төрек һәм инглиз телләрендә сөйләшә[4][5].

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тормышта[4][5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Former ministers. Ministry of Local Government Administration.
  2. Emilija Redžepi. Skupština Kosova.
  3. Emilija Redžepi. әлеге чыганактан 2020-11-25 архивланды. 2021-04-26 тикшерелде.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 Emilija Redžepi. Skupština Kosova.
  5. 5,0 5,1 5,2 Emilija Redžepi. Assembly of the Republic of Kosovo. әлеге чыганактан 2020-11-25 архивланды. 2021-04-26 тикшерелде. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «bio» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «bio» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  6. Former ministers. Ministry of Local Government Administration.
  7. Парламент непризнанного Косова вынес вотум недоверия правительству Албина Курти. ТАСС.
  8. Парламент Косово выразил недоверие премьеру из-за мер против COVID-19. РИА Новости.
  9. Из всех участников негласной сдачи Косово остался один Вучич. ИА REGNUM (2021-03-26).