Эмиль Мусин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эмиль Мусин latin yazuında])
Эмиль Мусин
Туган 2 март 1968(1968-03-02) (56 яшь)
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре журналист

Эмиль Мусин (2 март 1968 ел) — журналист, 2006 елдан Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының Журналистар берлекләре әгъзасы, Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2011)[1], 2001 елдан «Туймазинский вестник» иҗтимагый-сәяси газета хезмәткәре.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эмиль Марат улы Мусин 1968 елның 2 мартында Үзбәк ССРның Кашкадарья өлкәсе Шәһресәбз шәһәрендә туган. 1992 елда «Филолог. Журналист» һөнәрләре буенча Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 1992 елда Кызыл Кама районында нәшер ителгән «Земляки» журналында социаль тормыш бүлеге хәбәрчесе булып башлый. Аннары Бәләбәй районы һәм Бәләбәй шәһәренең гомуми иҗтимагый-сәяси гәзите «Белебеевские известия»дә иҗтимагый-сәяси бүлек хәбәрчесе була.

1994 елда Бәләбәйдә муниципаль телекомпания оештыра һәм аның белән 1997 елга кадәр җитәкчелек итә.

Дүрт ел (1997-2001) Бәләбәй гимназиясендә тарих укытучысы булып эшләгәннән соң, Туймазы шәһәре һәм районының «Туймазинский вестник» иҗтимагый-сәяси гәзитенә чакырыла һәм бүген дә шунда эшли, икътисад бүлеге хәбәрчесе, икътисад һәм хокук буенча күзәтүче.

Кайбер мәкаләләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елда дөнья күргән материаллары белән республика конкурсында катнашып, «Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен иң яхшы яктырту» номинациясендә 3-нче урын яулаган[2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]