Эмре Җан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эмре Җан latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Эмре Җан
Germany VS. Cameroon (3) (cropped).jpg
Туган телдә исем алман. Emre Can
Туган 12 гыйнвар 1994(1994-01-12)[1] (27 яшь)
Франкфурт, Дармштадт[d], Һессен, Алмания
Ватандашлыгы Flag of Germany.svg Алмания
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Бавария, Алмания милли аяк тубы җыелмасы, Ливерпуль, Бавария[d], Байер 04[d], молодёжная сборная Германии по футболу[d], Germany national under-15 football team[d], Germany national under-16 football team[d], Юношеская сборная Германии по футболу[d], юношеская сборная Германии по футболу[d], Ювентус һәм Боруссия

Commons-logo.svg Эмре Җан Викиҗыентыкта

Эмре Җан (алман. Emre Can; 1994 елның 12 гыйнвары, Майндагы Франкфурт, Гессен, Алмания) — алман футболчысы, Дортмундның «Боруссия» һәм Алмания җыелма командасы ярымсакчы.

Клуб карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркия гаиләсеннән чыккан кеше буларак, Эмре Майндагы Франкфурт шәһәрендә туган һәм Франкфуртның төньяк-көнбатышында үскән[2]. Эмре үзенең футбол карьерасын Франкфуртның «Блау Гельб» командасында башлаган. 2006 елда Франкфуртның танылган «Айнтрахт» клубы системасын тулыландыра һәм анда 2009 елның җәенә кадәр шөгыльләнә.

2009 елның җәендә Эмре Мюнхенның «Бавария» яшүсмерләр командасын тулыландыра. 2011 елдан ул клубның икенче командасы өчен чыгыш ясаган. «Бавария» өчен беренче матчын 2012 елның 12 августында Алмания Суперкубогы өчен Дортмунд «Боруссия» командасына каршы үткәргән. Бундеслигада Эмре 2013 елның 13 апрелендә «Нюрнберг»га каршы матчта дебют ясый.

2013 елның августында Эмре «Байер»га күчә, контракт шартлары буенча «Бавария» уенчыны кире сатып ала алган, әмма бу хәл булмаган[3][4].

2014 елның 5 июнендә Эмре «Ливерпуль»га күчә, трансфер суммасы 10 миллион фунт тәшкил иткән[5]. 2018 елның җәендә футболчының клуб белән контрактны озайтудан баш тартуы билгеле була.

2018 елның 21 июнендә Италия «Ювентус»ы белән 2022 елның 30 июненә кадәр контрактка кул куя[6].

2020 елның 31 гыйнварында аренда хокукларында Дортмунд «Боруссия»сенә күчә. Килешү уенчыны 25 млн еврога мәҗбүри сатып алуны күздә тота[7].

Җыелма команда карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эмре Алманиянең төрле яшүсмерләр җыелма командаларында уйнаган. Алмания җыелма командасы составында (17 яшькә кадәр) яшүсмерләр арасында Аурупа чемпионатының көмеш һәм яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатының бакыр медальләрен яулый. 2013 елдан Эмре Алмания яшьләр җыелма командасы әгъзасы булып тора.

Эмре Төркиянең милли җыелма командасы өчен чыгыш ясау тәкъдимен кире каккан, чөнки ул алман җыелма командасы өчен чыгыш ясарга теләгән[8][9]

2015 елның 4 сентябрендә Польшага каршы матчта Алмания җыелмасы өчен дебют ясый (3:1).

2017 елның 3 июлендә, финалда Чили җыелма командасын җиңеп, Алмания җыелма командасы составында Россиядә Конфедерацияләр Кубогын ота.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алмания байрагы «Бавария»

Англия байрагы «Ливерпуль»

Италия байрагы «Ювентус»

Алмания байрагы «Боруссия Дортмунд»

  • Алмания Кубогы иясе: 2020/21

Алмания җыелмасы

Футбол буенча Алмания җыелмасы

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. Jugendtrainer El Messaoudi: "Noch viel Eintracht in Can" | hessenschau.de | Fußball (2016-09-23). әлеге чыганактан 2016-09-23 архивланды. 2021-08-12 тикшерелде.
  3. Эмре Джан перешёл из «Баварии» в «Байер»
  4. Can kickt für Leverkusen — für mindestens zwei Jahre
  5. Emre Can joins Liverpool: Anfield club announce signing of Bayer Leverkusen midfielder — Transfers — Football — The Independent
  6. ОФИЦИАЛЬНО: Эмре Джан — новый игрок «Ювентуса»
  7. Thank you, Emre!. 2020-06-13 тикшерелде.
  8. Emre Can: Ich will für Deutschland spielen!. tz-online.de (2011-07-14). әлеге чыганактан 2013-05-18 архивланды. 2012-03-02 тикшерелде.
  9. Nach Samed Yesil bekennt sich auch Emre Can zu Deutschland. Deutsch-tuerkische-nachrichten.de (2011-07-14). әлеге чыганактан 2013-05-18 архивланды. 2012-03-02 тикшерелде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]