Энгель Фәттахов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Энгель Фәттахов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Энгель Фәттахов
Энгель Фәттахов.jpg
Актаныш районы башлыгы
Вазыйфага керешкән
16 сентябрь 2018 ел
Аңа кадәр Фаил Камаев (в. б.)
Татарстанның Мәгариф һәм фән министры
Вазыйфада
2012–2017
Аңа кадәр Альберт Гыйльметдинов
Дәвамчысы Рафис Борһанов
Туган 12 июнь 1961(1961-06-12) (58 яшь)
Актаныш районы, Чишмә
Белем Казан авыл хуҗалыгы институты

Энгель Нәвап улы ФәттаховТатарстанның дәүләт эшлеклесе. Актаныш муниципаль районы башлыгы (19982012, 2018 елдан), Татарстанның мәгариф һәм фән министры (2012—2017). Техник фәннәр кандидаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энгель Нәвап улы Фәттахов 1961 елның 12 июнендә ТР Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Аспирантурада укый, «авыл хуҗалыгы машиналары» кафедрасында укыта. 9 фәнни хезмәт яза, 2 уйлап табу таныклыгы иясе. Төрле чорларда ТАССР Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән, 1998 елдан алып 2012 елның 1 октябренә кадәр ТР Актаныш муниципаль районына җитәкчелек иткән.

2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнә һәм шул вазыйфада 2017 елның 4 декабренә кадәр эшли.[1]

2017 елның 8 декабрендә Актаныш районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә.[2]

2018 елның 16 сентябреннән Актаныш районы башлыгы[3].

Хатыны белән ике кыз, бер малай үстергән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]