Энергетик эчемлеге
Энергетик эчемлеге | |
![]() | |
Дәүләт |
![]() |
---|---|
![]() |
Энергетик эчемлекләре — кешенең үзәк нервы системасын стимулляташтырыу халәтен һәм/яки седативка каршы эффектларны сызык өстенә алган эчемлекләр.
Составы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Эчемлекләрдә тоник матдәләр, кофеин(кайсы бер очракларда кофеин урынына гуарана, чәй экстрактлары күрсәтелә, аларда кофеин, яки башка исемнәр астында кофеин өстәлә: матеин, теин, гамәлдә бөтәсе дә бер үк кофеин), һәм башка стимуляторлары: теобромин һәм теофиллин (какаоа алкалоидлары), алар шулай ук кофеин гомологлары, шулай ук еш кына җиңел аш сеңдереү чыганагы буларак витаминнар — углеводлар (глюкоза, сукроуз), адаптогеннар һ. б. Соңгы вакытта таурин өстәлә. Аурупа азык-төләк продуктлары куркынычсызлык идарәлеге (EFSA) таурин һәм глюкуронолактон буенча үзенең фәнни чыгымтысын хәмерсез тоник энергетик эчемлекләр ингредиентлары буларак бастырып чыгара. EFSA чыгымтысында бу ингредиентларның энергетик эчемлекләрдә булган микъдарда кеше саулыгы өчен куркынычсыз булуын раслый.

Энергетик уртача яки нык газлы эчемлек (анда бик күп күмер кислотасы H2CO3 бар), чөнки бу компонентларны тиз үзләштерүгә һәм бер яктан эффектның тиз башлануына булышлык итә, ә икенче яктан - продуктны куркынычсыз консервациялау өчен кулланыла
Кайсы бер эчемлекнең составы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Энергетик эчемлеген гадәттәге күләме — 0,25-0,449 литр, сирәк кенә 1 литр. Күпчелек эчемлекләрдә углеводлар, таурин, кофеин, гуарана, ниацин (B3), пантотен кислотасы (В5), пиридоксин (В6), фолий кислотасы (В9), асторбик кислотасы (С) бар.
Эчемлекнең тәэсире
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Энергетик эчемлектәрдә кофеин микъдары шул ук күләмдә пешерелгән каһвәгә караганда әзрәк. Ешрак, кофеин микъдары 100 мл продуктка 30 мг тәшкил итә. Энергетик эчемлекләрдә кофеин микъдары 218,6 мг/л алып 321 мг/л тәшкил итә.
Стимулятор эффектлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рекламада җитештерәүчеләр раславынча, эчемлекләр, организмның эчке резервларын дәртләндереп, эшкә халәтлелекте арттыра. Мәсәлән, глюкоза, башка углеводлар кебек, канга тиз сеңдерелә, окислану процесларына кушыла һәм энергияны (углеводларны) мускулларга, миенә һәм башка мөһим эчке органнарга тарата. Теләсә нинди стимуляторлар кебек, энергетик эчемлекләр организмнан энергияны күп алыуның ябай схемасы буенча эш итә, бу нервы системасының хәлсезләнеүенә, метаболик тайпылыштларга килтерә. Кайбер рекламада кофеинның саф формала булуын һәм кофе һәм чәйдәге кебек аның тәэсирен йомшартыучы башка матдәләр белән бәйле булмавын күрсәтә. Бу белдерү нигезсез.
Кире тәэсире.
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күпчелек энергетик эчемлекләрнең бер порциясында бер чынаяк кофеинга караганда ике тапкырга кимрәк кофеин дозасы була. Энергетик эчемлекләрне еш кулланганда, шулай ук каһвәне еш кулланганда да, өстәмә эффектлар барлыкка килүе ихтимал:
- Баш авыртыулары, мигрень.
- Югары борсолоу.
- Йокысызлык, йокы режимының бозылуы.
- Канда шикәр дәрәҗәсен күтәрелүе.
- Кан басымының күтәрелүе.
- Йөрәк-кан тамырлары системасы эшенең бозылуы
- Кофеинга бәйлелекнең барлыкка килүе.
- Косу, диарея.
- Эчемлекнең ингредиентларына аллергия.
Яшьүсмерләрнең һәм балаларның энергетик эчемлектәрне куллануы йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасына зыян килтерүе мөмкин. Яшьүсмерләр өчен энергетик эчемлекнең рөхсәт ителгән максималь дозасы – тәүлегә 250 мл тәшкил итә.
Мэриленд штатын университетында тикшеренүләр үткәрә, энергетик эчемлекләрне даими куллану һәм яшьләр арасында наркотиклар куллану арасында бәйләнеш бар. Шулай ук, даими рәвештә энергетик эчемлекләр куллану тешләрнең эрозиясына ия.
Тәкъдимнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Энергетиклар» гипертония, йөрәк-кан тамырлары системасы авырыулары, артериаль гипертензия, глаукома, йокы бозылу, ярсучанлык һәм кофенига сизгерлек югары булганда кулланырга ярамый.
«Энергетиклар» балаларга, авырлы һәм имезгән хатынларга, нерв дулкынлануы югары булган, йокысызлык, йөрәк эшмәкәрлеге бозылган, гипертония белән чирле кешеләргә эчергә киңәш ителми.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- European Food Safety Authority. The use of taurine and D-glucurono-gamma-lactone as constituents of the so-called “energy” drinks. European Food Safety Authority (12 февраль 2009).
- Программа "Формула качества". Правда об энергетических напитках. Телеканал "Москва-24" (10 сентябрь 2014).
- Группа экспертов Национального фонда защиты потребителей. Информация Национального фонда защиты потребителей по итогам реализации экспертно-аналитического проекта «Анализ рисков потребления кофеиносодержащих пищевых продуктов, представленных на потребительском рынке РФ» : Приложение 1. Концентрация кофеина в напитках и продуктах питания : [арх. 16.05.2018] // Портал органов власти Ярославской области(үле сылтама). — Дата обращения: 16.05.2020.
- Калинин А.Я. «Анализ рисков потребления кофеинсодержащих пищевых продуктов» (рус.) // Пищевая промышленность : Научно-производственный журнал. — М.: ООО Издательство «Пищевая промышленность», 2014. — С. 21. — ISSN 0235-2486. Архивировано из первоисточника 16 май 2020.
- Caffeine in Foods, Health Canada. Caffeine in Food (16 февраль 2012).
- «Американский подросток умер от напитков с кофеином», Би-Би-Си, 17.05.2017
- Top 14 Energy Drink Dangers. www.caffeineinformer.com. Дата обращения: 1 июнь 2018.
- Андрей Кристов. 13 научных фактов о вреде энергетиков. Отзывы учёных и врачей. 2017-10-25. Дата обращения: 23 июнь 2020.
- Fabian Sanchis-Gomar, Helios Pareja-Galeano, Gianfranco Cervellin, Giuseppe Lippi, Conrad P. Earnest Energy Drink Overconsumption in Adolescents: Implications for Arrhythmias and Other Cardiovascular Events (инг.) // Canadian Journal of Cardiology. — 2015-05. — В. 5. — Т. 31. — С. 572—575. — ISSN 0828-282X. — DOI:10.1016/j.cjca.2014.12.019
- Kelly Blake. UMD Researchers Discover Link Between Regular Energy Drink Use and Later Drug Use Among Young Adults (ингл.) (август 2017).
- Oliver Clapp, Maria Z. Morgan, Ruth M. Fairchild The top five selling UK energy drinks: implications for dental and general health (инг.) // British Dental Journal. — 2019-04. — В. 7. — Т. 226. — С. 493—497. — ISSN 1476-5373. — DOI:10.1038/s41415-019-0114-0