Энергия саклану кануны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Энергия саклану кануны latin yazuında])
Энергия саклану канунын күрсәтүче тәҗрибә

Энергия саклану кануны (tat.lat. Energiä saqlanu qanunı) - фундаменталь табигать кануны. Күп тәҗрибәләр нәтиҗәсендә ачыкланган. Ябык физик системада скаляр зурлык - энергия вакыт дәвамында саклана.

Фундаменталь караш буенча, Нөтер теоремасына буенча: Энергия саклану кануны - вакытның беришлелеге нәтиҗәсе: физика кануннары вакытка бәйсезлеккә күрә.

Төрле физика бүлекләрендә берничә энергия төре билгеләнгән. Һәрбер энергиянең төре өчен үз энергия саклану кануны тәгъбир ителгән: классик механикада - механик энергия саклану кануны, термодинамикада - термодинамиканың беренче нигезе, электродинамикада - Пойнтинг теоремасы. Ләкин тулы энергия һаман саклана.

Нөтер теоремасы буенча һәрбер саклану кануны тигезләмәләре ниндидер симметриягә туры килә.

  • Энергия саклану кануны - вакытның беришлелегенә күрә
  • Җөплелек саклану кануны - вакытның изотроплылыгына күрә
  • Импульс саклану кануны - фәза беришлелегенә күрә
  • Импульс моменты саклану кануны - фәза изотроплылыгына күрә


Энергия саклану канунын чыгару[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нөтер теоремасы нигезендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лагранж функциясе ярдәмендә Нөтер теоремасы буенча Энергия саклану канунын чыгарып була. Вакыт беришле булган очракта, Лагранж функциясе вакытка бәйле түгел була, шуңа күрә:

Биредә — Лагранж функциясе,

— гомуми координатлар һәм аларның вакыт буенча беренче һәм икенче чыгарылмалары


Җәядә торучы сумма - энергия дип йөртелә, тулы чыгарылма нульгә тигез булганга күрә, энергия - хәрәкәт интегралы булып саклана.

Ньютон тигезләмәләре нигезендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Консерватив системада бөтенесе көчләр потенциаль булып торала, шуңа күрә икенче Ньютон кануны буенча:

,

биредә — потенциаль энергия

икенче Ньютон кануны буенча:

,

Ике өлешне скалярча тизлеккә тапкырлап, һәм исәпкә алып: , чыгарабыз:

Шулай итеп энергиянең чыгарылмасы нульгә тигез, димәк энергия саклана. Суммада беренче буын - кинетик энергия, икенче буын - потенциаль энергия.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Э. Шмутцер. Симметрии и законы сохранения в физике. — М.: Мир, 1974. — 160 с.
  • Р. Фейнман, Р. Лейтон, М. Сэндс Глава 4. Сохранение энергии // Фейнмановские лекции по физике. Современная наука о природе. Законы механики, том 1. — М.: Мир, 1965. — С. 71—84. — 271 с.
  • Alan P. Lightman Great ideas in physics: the conservation of energy, the second law of thermodynamics, the theory of relativity, and quantum mechanics. — 3rd Ed. — McGraw-Hill Professional, 2000. — 300 с. — ISBN 0071357386