Энҗе Хөсәенова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Энҗе Хөсәенова latin yazuında])

Энҗе Хөсәенова - шагыйрә

Энҗе Хөсәенова
Туган телдә исем Хөсәенова Энҗе Ирек кызы
Туган 9 май 1996(1996-05-09) (27 яшь)
Әтнә районы Бахтаче (Бактачы) авылы
Милләт татар
Белем КФУның татар теле бүлеге
Кардәшләр сеңлесе – Илүзә, энесе – Ислам.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хөсәенова Энҗе Ирек кызы 1996 елның 9 маенда Татарстан Республикасының Әтнә районы Бахтаче (Бактачы) авылында Ирек һәм Рәмзия Хөсәеновлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән. Әтисе озак еллар буе урман хуҗалыгында хезмәт куя, әнисе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

Энҗе  Әтнә районы Бахтаче (Бактачы) авылында  башлангыч белем ала, аннары  укуын С.Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәбендә дәвам итә.  

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, КФУның татар теле бүлегенә укырга керә. Тирәнтен татар телен һәм кытай телен үзләштерә. Укытучы һөнәренә тартылуы нәкъ менә әниcеннән күчкәндер. Мәктәптә укыганда татар теленнән төрле олимпиадаларга, конференцияләргә, конкурсларга йөргән, призлы урыннар яулаган.   Иң беренче шигырьләрен 3 нче сыйныфта укыганда иҗат иткән.

Мәктәптә укыганда “Йомшаккай” дип аталган шигырен “Күчтәнәч” тапшыруында укыганнар.

Энҗе Хөсәенова — иҗатка гашыйк гади бер авыл баласы. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк булып үскән  кызның иҗаты үтә дә саф, якты хисләр белән сугарылган. Бу шигърияттә яшьлек кайнарлыгы да, үкенү ачысы да, җылы хатирәләр дә бар.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

http://adiplar.belem.ru/enye.htm 2021 елның 24 октябрь көнендә архивланган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

https://ijat-rt.ru/enҗe-xөsәenova/ 2021 елның 19 май көнендә архивланган.