Эпендимома

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эпендимома latin yazuında])
Эпендимома
Сурәт
Саклык белгечлеге Онкология
Анатомик урнашуы эпендима[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C3017
 Эпендимома Викиҗыентыкта

Эпендимома (эпендима күзәнәкләреннән ясалган нейродермаль шеш) — нигездә яман булмаган шеш төре. Ул баш мие карынчыкларының һәм арка миенең үзәк каналының тышлыкларын каплаган эпендима күзәнәкләреннән ясала. Балаларда 70 % очракта эпендимома баш миенең 4 карынчыгында, 20 % очракта ян-яктагы карынчыкларда, ә 10 % очракта «ат койрыгы» дип аталган урында, арка миенең бил, сигезкүз, койрыкча өлешеннән чыга тор­ ган нервлар бәйләнешендә үсә. Шешнең бу урыннарда ясалуы балаларда күпчелек 2-13 яшь аралыгында күзәтелә.

Зурларда шеш еш кына арка миендә һәм баш миенең ян карынчыкларында була һәм арка мие сыекчасы йөрешен тоткарлый. Шеш яман булса, фараз­ лар яхшыга түгел, бигрәк тә балалар өчен. Ми эчендә үсә торган шешләр арасында эпендимома 30 % урын алып тора.

Иң тәүге симптомнарның берсе—авырту. Авырту үз чиратында хәрәкәтне тоткарлый. Көчәнгәндә үзен бигрәк тә сиздерә. Төнлә барлыкка килгән авыр­ тулар кешедә шушы авыру булуга шик була ала. Ми эчендә барлыкка килгән авыртулар тоючанлык бозылу белән характерлана. Хәрәкәт бозылу тәннең сизү функциясе зыян күргәннән соң башлана. Алга таба оча органнарының функцияләре үзгәрә, сколиоз (умыртка бөгелүе) барлыкка килә.

Дөрес диагнозны магнит-резонанс томография уздырганнан соң куярга мөмкиннәр, кайвакыт компьютерлы томография-миелография уздыралар.

Шешне операция ясап алырга мөмкиннәр. Операциянең уңышлылыгы шешнең нинди булуына бәйләнгән. Шеш зарарсыз күзәнәкләрдән торса, бер операция ясау да җитәргә мөмкин. Операция уңышлы чыкса, авыруга регуляр рәвештә МРТ — магнит-резонанс томография узып, тикшеренеп торырга кирәк.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]