Эпидемия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эпидемия latin yazuında])
Эпидемия
Сурәт
Кайда өйрәнелә эпидемиология
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 18 024
 Эпидемия Викиҗыентыкта

Эпиде́мия (грек. ἐπιδημία — гомуми авыру, грек. ἐπι — арасында һәм грек. δῆμος — халык сүзләреннән) — берәр инфекцион авыруның (ваба, дифтерия, тиф, чәчәк, грипп һ.б.) киң таралуы.

Эпидемияне һәм аңа каршы көрәшү чараларын өйрәнүче медицина бүлеге эпидемиология дип атала.

Эпидемик процесс инфекция тудыручының кешеләр арасында таралудан гыйбарәт. Башкача әйткәндә, эпидемик күренеш килеп чыксын өчен түбәндәге өч шарт үтәлергә тиеш:

  • инфекция тудыручының чыганагы булуы
  • аның күчү механизмы булу
  • чиргә бирешүчән кешеләр булуы.

Чыганагы бары тик кеше булып торган инфекцияләр антропоноз дип, шулай ук хайваннар да булганнарын антропозооноз дип атыйлар.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]