Эпилепсия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эпилепсия latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Эпилепсия
Сурәт
Кайда өйрәнелә эпилептология[d]
Саклык белгечлеге неврология һәм эпилептология[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару Ацетазоламид[d][1], Примидон[d][1], zonisamide[d][2], диазепам[d][2], fosphenytoin[d][2], карбамазепин[d][2], ezogabine[d][2], Клоназепам[d][2], perampanel[d][2], Этосуксимид[d][2], Фелбамат[d][2], Окскарбазепин[d][2], Клобазам[d][2], габапентин[d][2], Ламотриджин[d][2], lacosamide[d][2], brivaracetam[d][2], Вигабатрин[2], Топирамат[d][2], Фенитоин[d][2], Леветирацетам[d][2], фенобарбитал[d][2], прегабалин[d][2], brivaracetam[d][3], карбамазепин[d][4], pheneturide[d][5], Топирамат[d][6], methsuximide[d][7], mephobarbital[d][8], Вигабатрин[9], Этотоин[d][10] һәм Фелбамат[d][11]
Генетик бәйләнеш PTPRD[12], PLA2G4A[13], CHRM3[d][14], MAST4[d][15], PCDH19[16][17] һәм GABRG2[d][18][19]
Таралганлык 0,009[20]
ICD-9-CM 345.9[21][22], 345.91[22], 345[22], 345.90[22], 345.8[22] һәм 345.80[22]
ICPC 2 идентификаторы N88
NCI Thesaurus идентификаторы C3020[21] һәм C3020[22]
Commons-logo.svg Эпилепсия Викиҗыентыкта

Эпилепсия — баш миенең иң күп таралган (авырулар саны 100 мең кешегә 16,2 авыру туры килә) хроник авыруларыннан берсе. Баш миендәге нейроннарның (нейрон — нерв импульсларын барлыкка китерүче һәм , аларны башка күзәнәкләргә тапшыручы, ярсынуны кабул итүче, үзе дә ярсыну халәтенә керүче күзәнәк нерв системасының структур һәм функциональ берәмлеге булып тора) электр активлыгы арту нәтиҗәсенәдә кешедә өянәк барлыкка килә. Авыру үзен-үзе белештермичә имгәнергә, аның хәтеренә зыян килергә, игътибары кимергә мөмкин. Бу авыру корбанына әйләнгән балаларның акыл һәм физик үсеше зәгыйфьләнә.

Эпилепсиянең 40-50 төре билгеле. Билгесез сәбәпләрдән барлыкка килгән эпилепсия авыруы 75 % очракта күзәтелә. Ул тумыштан килергә яки яшәү дәверендә дә хасил булырга мөмкин. Баш мие имгәнү, селкенү, баш мие . тукымасы зарарлану, метаболик бозылышлар, кан тамыры авырулары һәм инсульт, баш мие инфаркты, үзәк нерв системасы инфекциясе һәм башка сәбәпләр эпилепсияне барлыкка китерүче сәбәпләр булып тора. Хатын-кыз йөкле чагында зыян күрсә яки туганда баланың башы имгәнсә, бу хәл эпилепсиягә китерергә мөмкин. Эпилепсия авыруы барлыкка килүдә ике төрле фактор: бирешүчәнлек һәм баш миенең органик зарарлануы төп роль уйный. Бу — ана карынындагы яралгының үсеш чорындагы тайпылыш, бала туу вакытындагы буылу, бала туганда баш миенең механик зыян күрүе, инфекцияләр, баш сөяге-баш мие травмасы һ.б.

Шуны ла искәртү шарт: балаларда тән тартышу табигый хәл булганлыктан, әти-әниләр моңа әллә ни игътибар бирми. Чынлыкта исә кайбер сабыйда эпилепсия авыруы башланган була. Шуңа күрә әти-әниләргә баланың физик һәм акыл үсешен күзәтеп торырга кирәк. Сырхау хроник төстә бара һәм кешенең вакыт-вакыт аң югалтуы белән характерлана.

Эпилепсия күп төрле булган кебек, өянәкләр дә бер-берсенә охшамаган була. Кеше бар очракта да аңын югалтмый. Аның күз алмасы зурая, башы £ төрле якка борыла, тәне тартыша яки ул берничә минут катып тора. Ничек кенә булмасын, әлеге өянәкләр авыруның тормышын куркыныч астына куя. Чөнки өянәкнең көтмәгәндә кузгалуы һәм авыруның контрольне югалтып, җайсыз егылуы, бәрелүе ихтимал. Өянәк бер минуттан 30 минутка кадәр сузылырга, сирәк кенә аннан да артып китәргә мөмкин. Әгәр өянәк 5-10 минутка сузылса һәм авыру аңына килмәсә, ул чагында кичекмәстән табиб чакырту сорала. Кайвакыт өянәк озакка сузылмый. Берничә минут эчендә үзеннән-үзе бетә. Ул җитдирәк төс алса, кеше аңын югалтса, мускуллары тартышса, авыру ярдәмгә мохтаҗ.

Иң элек аны егылудан сакларга кирәк. Өянәк вакытында, кеше комада (организмның тышкы ярсыткычларга җавап реакциясе кимү, рефлекслар югалу, аң, фикер йөртү сәләте зәгыйфьләнү) була һәм аның бөтен мускуллары хәлсезләнә. Бу вакыт тел артка китеп, тын юлларын капларга мөмкин. Кайбер авыруның авызыннан косык килә, кайберәүләренең селәгәе ага. Алар шулай ук сулыш алырга комачаулый. Шуңа да авыруны яны белән яткырырга кирәк. Ярдәм күрсәтүчеләрнең кайберсе телне чыгарырга дип, авыруның авызына бармагын тыга. Болай эшләргә ярамый.

Авыру, үзен белештермичә, ярдәм итүченең бармакларын тешли ала, хәтта бик зур яра ясарга да мөмкин. Шуңа күрә бармаклар белән түгел, ә агач кашык яки башка агач әйбер кулланып ярдәм күрсәтү яхшырак.

Авыруга диагноз кую өчен табиблар төрле тикшерүләр уздыралар. Соңгы елларда диагноз куюда видео-ЭЭГ-мониторинг аппараты иң уңышлылардан ; санала. Мониторинг тәүлек дәвамында мәгълүмат туплаудан гыйбарәт. Авыруны көндез 3-4 сәгать һәм төнлә 9-10 сәгать тикшерәләр. Төнге мониторинг аеруча әһәмиятле. Чөнки эпилепсия өянәкләре гадәттә төнлә була. Бу вакыт авыру йоклаганда баш миенең активлыгы артып китә.

Эпилепсия һәм йокыны «туганнар» дип атап булыр иде.

Эпилепсия авыруыннан сакланып буламы соң? Геннар буенча бирелгән, ягъни нәселдән килгән авыру турында сүз алып бармаганда, хатын-кыз йөклелекнең беренче өч аенда йогышлы авырулардан, начар гадәтләрдән (алкоголь эчү, тәмәке тарту Һ.6.), имгәнүләрдән сакланырга, компьютер каршында озак утырмаска тиеш. Бала тугач та, аны имгәнүләрдән саклау мөһим. Чөнки югарыда әйтелгәнчә, баш миенең селкенүе, зарарлануы эпилепсиягә китерә.

Өлкәннәр белән чагыштырганда, балалар арасында эпилепсия ешрак очрый. Чөнки авыру нәселдән килгән очракта, нәкъ менә сабый вакытта беленә. Урта яшьтәге кешеләр арасында эпилепсиянең кинәт башлануы яшь вакытта баш миенең имгәнүенә бәйле. Өлкәннәрнең бу авыруга җиңел бирешүе исә кан тамырлары һәм баш мие тукымасы үзгәрү, инсульт кичерү белән аңлатыла.

Эпилепсияне барлыкка китергән тагын да җитдирәк сәбәпләр бар.

Мәсәлән, баш миендә шеш булу. Аны алып ташламый торып, эпилепсияне дәвалап булмый. Андый вакытта, мөмкин булса, операция ясыйлар. Ләкин бөтен очракта да баш сөяген ачарга рөхсәт ителми. Әгәр кечкенә генә шешне алу өчен бик тирәнгә төшәргә туры килсә, табиблар операция ясаганчы дарулар белән дәвалануны өстенрәк күрә.

Узган гасырның 60 нчы елларына кадәр эпилепсияне нигездә бер генә препарат — фенобарбитал белән дәвалаганнар. Соңрак башка дарулар уйлап табылды. Бүген аларның 30 дан артык төре билгеле. Шулай да табиблар практикасында аларның берничә төрлесе генә еш кулланыла.

Чөнки нәтиҗәлекләре буенча алар бер-берсеннән бик аерылмый.

Авыру уртача 3 ел рәттән дару эчеп, бу вакыт эчендә аның өянәкләре кабатланмаса, электроэнцефалограмма биоактивлыкның разрядлары артып китүне күрсәтмәсә, дәвалау уңышлы дип санарга була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 NDF-RT
  2. 2,00 2,01 2,02 2,03 2,04 2,05 2,06 2,07 2,08 2,09 2,10 2,11 2,12 2,13 2,14 2,15 2,16 2,17 2,18 2,19 2,20 Drug Indications Extracted from FAERSdoi:10.5281/ZENODO.1435999
  3. Inxight: Drugs Database
  4. Inxight: Drugs Database
  5. Inxight: Drugs Database
  6. Inxight: Drugs Database
  7. Inxight: Drugs Database
  8. Inxight: Drugs Database
  9. Inxight: Drugs Database
  10. Inxight: Drugs Database
  11. Inxight: Drugs Database
  12. Phenocarta
  13. Phenocarta
  14. Phenocarta
  15. Phenocarta
  16. ClinGen
  17. ClinGen
  18. ClinGen
  19. ClinGen
  20. Bednařík J., Ambler Z., Růžička E. Klinická neurologie: část speciálníISBN 978-80-7387-389-9
  21. 21,0 21,1 Disease Ontology — 2016.
  22. 22,0 22,1 22,2 22,3 22,4 22,5 22,6 Monarch Disease Ontology release 2018-06-29sonu — 2018-06-29 — 2018.