Эпителийның нигез мембранасы дистрофиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эпителийның нигез мембранасы дистрофиясе latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Эпителийның нигез мембранасы дистрофиясе (шулай ук микрокистозлы Коган дистрофиясе, нокталы, «бармак эзләре» һәм карта сыман үзгәрешләр кебек күренешле полиморфлы дистрофия) — клиник тәҗрибәдә иң таралган патология. Әмма еш полиморфизм күренешләре өчен дистрофиягә ялгыш диагноз куялар.

1.             Нәселдәнлек төре. Кагыйдә буларак, тотрыксыз һәм сирәк очракта — тулы булмаган пенетрантлык белән аутосом-доминант чир.

2.             Гомернең 2 декадасында билгеләнә. Якынча 10% пациентларда гомернең 3 декадасында мөгезкатлауның рецидивлы эрозияләре үсеш ала, калганнарда гомер буе чир симптомсыз бара. Берьюлы ике күздә дә рецидивлы эрозияләр барлыкка килү эпителийның нигез мембранасы дистрофиясе турында аңлата.

3.             Билгеләре. Склераль таралыш яки чагылган яктылык ысулы ярдәмендә бер-берсеннән аерым яки катнаш очрый алган үзгәрүләрне табалар.

•               Нокталы томанланулар (рәс. 9.41а).

•               Эпителиаль микрокисталар (рәс. 9.41б).

•               Нәфис томанлану белән чолганган субэпителиаль карта сыман үзгәрешләр (рәс. 9.41в).

•               «Бармак эзләре» кебек таралгылы үзгәрешләр (рәс. 9.41г).

NB Вакыты белән еш бер үзгәрешләрнең икенчесенә күчүне билгелиләр; шулай ук зарарлануларның таралуы төрлеләнүе мөмкин.

4.             Гистология. Нигез мембранасы һәм Боумен мембранасы арасында фибрилляр аксым утырмасы белән нигез мембранасының тыгызлануы (рәс. 9.41д), эпителийның нигез күзәнәкләре арасында ярымдесмосомалар булмау мөгезкатлауның рецидивлы эрозияләренә алшарт була.

5.             Дәвалау — мөгезкатлауның рецидивлы эрозияләрендә кебек.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел