Эчтәлеккә күчү

Эпос

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эпос latin yazuında])

Э́пос (борынгы грекча έπος – «сүз») – әдәбиятның иртә үсеше дәрәҗәсендә язылган каһарманнар турында поэма. Эпос — тарихи жанр. Ул социаль сыйныфлар барлыкка килгәнгә тиклем, ягъни ырулар чорында туа. Күп эпосларда ыруларның үз аллы халыкка берләшү идеялары чагыла. Һәм шул сәбәптән эпосларның күпчелегендә гомүм халык мәнфәгате өчен көрәшүче героик шәхесләр үзәктә тора.

Еш кына эпик поэмаларның авторы юк (борынгы эпосларны җыючылар үзләрен автор дип танымый) [1]. Сөйләү чын яки уйлап чыгарылган кыйссачы, күзәтүче, катнашучы яки вакыйга каһарманы тарафыннан алып барыла.[2]

Эпосның барлыкка килүе чорында кешеләр дөньяның килеп чыгышы һәм язмышы турында тулы картинага ия булмаганнар. Публий Корнелий Тацит, Герман кабиләләрен тасвирлаганда, аларның тарих урынына килүче мифик ата-бабалары һәм юлбашчылары турындагы борынгы җырларын искә ала. Чыннан да, эпоста тарихи вакыйгалар турындагы истәлекләр миф һәм әкият белән үрелгән, фантастик һәм тарихи элементлар бер дәрәҗәдә чынбарлык булып кабул ителәләр. Эпос мифология, каһарманлыклар, яшәеш турындагы афоризмнар, шаяртулар, кызыклы хикәяләр белән тулы. Нәсыйхәт функциясе дә мөһим урын били. Эпос җәмгыятьнең һәр әһеле өчен кирәк булган борынгы зирәклекне буыннан буынга тапшыра торган була[1].

Җырчы һәм кыйссачыларның авыз иҗатыннан "китап эпосына" күчү вакытында җырларның эчтәлеге һәм күләме үзгәрешләр кичергән. Эпик әсәрләр әле мәҗүсилек чорында ук булалар, ә язма рәвешкә гасырлар узгач кына күчәләр. [3]. Ләкин дин идеологиясе поэмаларның эчтәлеген билгеләми, бу аеруча чиркәү рухы сеңгән Урта гасыр әдәбиятын алман эпослары белән чагыштырганда күренә.[1].

Кайбер галимнәр каһарманнар турындагы эпос Кытайныкы сыман мәдәниятләрдә барлыкка килмәгән, дип исәпли [4], ә башкалары Кытай тарихында эпоска урын бар, дип саный [5].

  1. 1,0 1,1 1,2 А. Гуревич. Средневековый героический эпос германских народов.. — Беовульф. Старшая Эдда. Песнь о нибелунгах. — М.: Художественная литература, 1975.
  2. Калып:ВТ-РСКД
  3. Эпос // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  4. Калып:Автор. Героическая поэзия = Heroic Poetry. — М.: Новое литературное обозрение, 2002. — 808 с. — ISBN 5-86793-207-9.. — С. 20.)
  5. «Китайский народ создал огромное количество песен- трудовых,эпических,героических,лирических, обрядовых, бытовых…».БСЭ.Второе издание.том 21. Статья: Китай. стр.301