Эрбет ярминкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрбет ярминкәсе latin yazuında])
Эрбет ярминкәсе
Ирбитская ярмарка
Рәсми теле:

рус

Нигезләү
Себер халкының сәнәгать тауарларын сатып алу урыны

1643

Ликвидация
сугышлар, НЭПны туктату

1920-еллар

Эрбет ярминкәсе (рус. Ирбитская ярмарка) – XIX гасырда һәм Инкыйлабка кадәрге Россиядәге 10 иң эре ярминкәнең берсе.[1] XVII гасырның 30 елларында оеша башлый. Елга 1 мәртәбә Пермь губернасының Эрбет (рус. Ирбит) (хәзерге Свердловск өлкәсе) шәһәрендә узган. Инкыйлабтан соң ябыла, ләкин 1922-1930 елларда һәр елны уздырыла. 2002 елдан ярминкә сәяхәтчеләрне тартучы үзәк буларак, эшен җанландыра.

Файл:Irbit — Fur market.jpg
Эрбет ярминкәсендә (1900)

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрбет ярминкәсе ачылу алдыннан

1630 елларда Россиянең Европа өлешеннән Азия өлешенә илтүче Югары Тура трактындагы Эрбет бистәсендә оештырыла. Рәсми рәвештә патша фәрманы белән ярминкә 1643 елда ачыла. Себер тимер юлы корылганчы, Россиянең эчке тауар әйләнешендә әһәмияте зур. Мәкәрҗә ярминкәсеннән кала, Россиядә икенче урында санала. Кагыйдә буларак, Минзәлә ярминкәсендә сәүдә ябылгач, эшли башлаган. Минзәләдә сату иткән сәүдәгәрләрнең күбесе Эрбеткә килеп, сәүдәсен дәвам итә.[2] Эрбет ярминкәсенә коры җирдән, елгадан су юлы белән, кыш көне чаналарда тауар илтү 30-40 көнлек вакытны алган.

Эрбет ярминкәсенең әһәмияте XIX гасырдагы хезмәт бүленеше белән аңлатыла. Себер авыл хуҗалыгы һәм һөнәрчелек алга киткән округ булса, Үзәк Россиядә сәнәгый тауарлар җитештерелә. Ара ераклыгы, тимер юллар булмау, юлларның төзек булмавы шартларында Эрбет ярминкәсе Себер халкы өчен авыл хуҗалыгы һәм кәсепчелек тауарларын сатып, сәнәгать тауарларын сатып алу урыны була.[3]

Ярминкә вакыты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. С. Куликов. Ярминкә. 1910

Элгәре ярминкәләр 6 гыйнварда, Раштуа бәйрәменә атап ачылган. 1740 елдан 27 гыйнварда ачылып, Май чабу (рус. Масленица) бәйрәменә — 10 февральгә ябыла башлый. XIX гасыр башында 10 февраль — 10 март, гасыр ахырында 25 гыйнвар — 1 март аралыгы алына. Хәзер август аенда ике атна дәвамында үтә.

Тауарлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Билгесез рәссам.«Тубылдан елга буенча Эрбет ярминкәсенә бару»

Эрбет ярминкәсендә Себердән (тире), Кытайдан (чәй, ефәк, тукымалар), Урта Азиядән (каракүл), Мәскәү(алтын-көмеш эшләнмәләр, мануфактура), Уралдан (тимер эшләнмәләре), Архангилдән (балык) килгән сәүдәгәрләр сату итә.

Тауарлар 3 төргә бүленә: Россия, Европа, Азия тауарлары. «Россия» тауарларына: мамык, киҗе-мамык, җитен, ефәк һәм ярымефәк тукымалар, тиреләр, күннән эшләнмәләр, тимер эшләнмәләр, фәгъфур һәм чынаяк бәллүр (башта Кытайдан, соңрак Россиядән килгән), пыяла, көзгеләр, икмәк, балык, шикәр, балавыз, шәм, бал, яшелчә, май, тәмәке, галантерея кергән. «Европа» тауарлары рәтенә Алмания, Польша, Һолландия, Англия поставы, көмеш бизәнү әйберләре , кәгазь керсә, «Азия» рәтенә каракүл, дөя мамыгы, халатлар, атлар кергән. Россиядән килгән тукымалар үтемле тауар рәтендә саналган. Тимер эшләнмәләрдән «уклад» – эшкәртелеп бетмәгән тимер кисәкләренә, белен табаларына да сорау зур булган. Шикәр, борыч та күпләп сатылган. Мәсәлән, 1834 елда 18 866 мең сумлык тауар китерелеп, 18 460 меңлеге сатылып беткән. 1864 елда 39 млн 520 мең, 1875 елда 48 млн 145 мең, 1880 елда 69 млн 490 мең сумлык тауар килгән. Эрбет ярминкәсендәге тауарларның бәясе белән Лондон, Париж, Берлинның тауар биржаларында кызыксынып торганнар.[4]

1885 елда Екатеринбург-Төмән тимер юлы корылгач, ярминкәнең кыйммәте төшә башлый. Керем сизелерлек кими. Мәсәлән, 1914 елда 22 млн 790 мең сумлык кына тауар килә, 18 млн 918 мең сумлыгы сатыла. Шулай булса да, Эрбет ярминкәсе тауар әйләнеше буенча Мәкәрҗә ярминкәсеннән генә калыша, үсеш темпы буенча узып та китә.

Сәүдәгәрләрдән тыш, ярминкә эшендә транспорт идарәләре, төрле банклар катнаша: Россия дәүләт банкы, Идел-Чулман банкы, Себер сәүдә банкы, Россия-Азия банкы һ.б.

Беренче бөтендөнья сугышы, Октябрь инкыйлабы, ватандашлар сугышы ярминкәгә зур зыян сала. Яңа икътисадый сәясәт (рус. НЭП) вакытында җанланып ала да, эшен бер гасырга туктата.[5]

Эчке тәртип[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярминкәгә килгән сәүдәгәрләр үз арасыннан вәкилләр сайлый, вәкилләр ярминкә комитетын, аның рәисен сайлый. Ярминкә комитеты уңайлылыкны, тәртипне кайгырта, хисап төзи, хөкүмәткә тәкъдимнәр әзерли, бәхәсләрне чишә, салым җыя. 1862 елдан ярминкә вакытында реклама төрендәге «Ирбитский ярмарочный листок» гәҗите, еллык хисап буенча «Эрбет ярминкәсенең белешмәлеге» чыгып килә.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрбет ярминкәсендә катнашучы сәүдәгәрләрнең кыланышы Д.Н. Мамин-Сибирякның (1852-1912) «Приваловның миллионнары» әсәрендә (1883) төгәл сурәтләнгән.[6]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хитров А. К истории г. Ирбита и Ирбитской ярмарки. Эрбет, 1872;
  2. Канделаки И. Роль ярмарок в русской торговле. Санкт-Петербург, 1914;
  3. Старцев А. В. Торговля сибирской пушниной на ярмарках во второй половине XIX — начале XX в. //Проблемы генезиса и развития капиталистических отношений в Сибири. Барнаул, 1990;
  4. Краткая энциклопедия по истории купечества и коммерции Сибири. Новосибирск, 1995;
  5. Щеглова Т. К. Ярмарки юга Западной Сибири в XIX — начале XX века. Из истории формиро¬вания и развития всероссийского рынка. Барнаул, 2001.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]