Эчтәлеккә күчү

Эрбий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрбий latin yazuında])
Эрбий
Сурәт
Масса 167,259 ± 0,003 м.а.б.[1]
... хөрмәтенә аталган Иттербү[d]
Материал төре monazite mineral group[d], monazite sands[d], xenotime mineral group[d] һәм euxenite mineral group[d]
Ачучы яки уйлап табучы Карл Густав Мосандер[d]
Ачыш датасы 1843
Илиминт симвылы Er[2][3]
Химик фурмула Er[4]
SMILES фурмуласы [Er][4]
Атым саны 68[5]
Иликтер кирелеге 1
Ионный радиус 0,89 ангстрем[6] һәм 1 ангстрем[6]
 Эрбий Викиҗыентыкта

Эрбий (лат. Erbium, Er) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 68.

Лантаноидларга һәм сирәк җир элементларына (иттрий төркөмчәсе) карый.

Эрбий элементының символы — Er (Эрбий тип укыла).

Эрбийны 1843 елда швед химигы Карл Густав Мосандер Иттербю авылы янында табылган гадолинит минералыннан аерып ала.

Ул Y2O3 концентратында кушылмалар таба һәм аларны өч фракциягә бүлә: иттрий, алсу terbia (ул хәзерге заманда эрбий элементы дип атала) һәм төссез erbia (монысы тербий элементы булган).

Эрбий белән тербийны күпмедер вакыт бутап та йөртәләр. Тербийны эрбий дип 1860 елдан соң үзгәртәләр, эрбийны исә тербий дип 1877 елдан соң атый башлыйлар.

Исеменең килеп чыгышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрбий элементы атамасын рәттән өч (эрбий, иттербий, иттрий) белән бергә — Стокгольм архипелагына кергән Ресарё утравында урнашкан Иттербю авылы хөрмәтенә исем алган.

Монацит ком

Эрбийның кларкы Җир кабыгында (Тэйлор буенча) — 3,3 г/т, океан суларындә нисбәте — 2,4×10−6[7]. Бу концентрацияләр эрбийны Җир кабыгында химик элементлар арасында таралу буенча 45-енче урында билгеләү өчен җитәрлек (ягъни, ул кургашка караганда күбрәк таралган).

Эрбий лантаноидлар составына керә, алар исә бик сирәк очрый. Лантаноидлар АКШ, Казакъстан, РәсәйУкраина, Австралия, Бразилия, Һиндстан, Скандинавиядә очрый.

Эрбий (III) хлориды алсу кояш нурлары астында алсу булып күренә

Металлик эрбийны эрбий хлориды эретмәсе ErCl3 (ErF3) электролизы ярдәмендә, шулай ук бу тозларны кальцийтермик тергезү юлы белән алалар.

  1. Meija J., Prohaska T., Coplen T. B. et al. Atomic weights of the elements 2005 (IUPAC Technical Report) // Pure and Applied ChemistryIUPAC, 2016. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925doi:10.1515/PAC-2015-0305
  2. Wieser M. E., Coplen T. B., Wieser M. Atomic weights of the elements 2009 (IUPAC Technical Report) // Pure and Applied ChemistryIUPAC, 2010. — ISSN 0033-4545; 1365-3075; 0074-3925doi:10.1351/PAC-REP-10-09-14
  3. Эрбий // Малый энциклопедический словарь — 2 — СПб: 1909.
  4. 4,0 4,1 ERBIUM
  5. Эрбий // Большая советская энциклопедия / мөхәррир О. Ю. Шмидт — 1 — Москва: Акционерное общество «Советская энциклопедия», 1920.
  6. 6,0 6,1 (unspecified title)ISBN 0-8493-0485-7
  7. J.P. Riley and Skirrow G. Chemical Oceanography V. I, 1965