Эрдни Эльдышев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрдни Эльдышев latin yazuında])
Эрдни Эльдышев
Туган 26 ноябрь 1959(1959-11-26) (64 яшь)
Яшкуль[d], Калмык Айрат Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте[d], РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Калмыцкий государственный университет[d]
Һөнәре язучы, шагыйрь

Эрдни Эльдышев (26 ноябрь 1959 ел) — калмык халык шагыйре, Калмык Республикасы язучылар берлеге идарәсе рәисе, Россия язучылар берлеге, Россия журналистлар берлеге, Кавказ язучылар Клубы әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрдни Антонович Эльдышев 1959 елның 26 ноябрендә Калмык Республикасының Яшькүл районы Яшькүл бистәсендә туган.

1982 елда отличие белән Калмык дәүләт университетын тәмамлый.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүге шигырьләре 1979 елда «Хальмг унн» («Калмыцкая правда») газетасында һәм «Теегин герл» («Свет в степи») альманахында басылып чыга . 1986 елда тәүге шигырьләр җыентыгы «Нарта гер» («Кояш йорты») нәшер ителә.

Эльдышев дөньяны һәм иксез-чиксез дала күренешләрен шигырьләрендә нечкәлек белән сурәтли . Ул әрем исен, лаләләрнең язын чәчәк атуын, атларның кешнәвен, һавада бөркетләрнең очуын, төнге йолдызларның җемелдәвен тасвирлый.

« Из всех земных растений мне милее

Полынь — степная горькая трава.

Нет запаха прекрасней и роднее:

Вдыхаю — и душа моя жива[1].

»

Шагыйрьнең туган ягына багышлап язылган шигырьләрендә изге тойгыларын һәм фикерләре ачык чагыла («Туган ил», «Минем Элиста», «Туган җир», «Кылган җыры», «Яз» һ.б.). Эрдни Эльдышев дөнья әдәбияты классикларының күп әсәрләрен туган теленә тәрҗемә иткән. Алар арасында А. Пушкин, М. Ю. Лермонтов, Ф. Тютчев, В. Маяковский, А. Ахматова, А. Твардовский, Н.Рубцов, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, М. Кәрим әсәрләре, Бурят, Монголия һәм Төньяк Кавказ республикалары шагыйрьләренең әсәрләре бар. Аның иҗаты хәзерге калмык шигъриятенең ачык битләренең берсе санала, ул Төньяк Кавказның милли шигъриятенең әдәби хәзинәсенә кергән.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Калмык халык шагыйре;
  • Калмык Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре;
  • Эрдни Деликов исемендәге Калмык комсомолы премиясе лауреаты;
  • «Улан Залпа» милли премиясе лауреаты;
  • Номо Очиров исемендәге Калмык Республикасы премиясе лауреаты;
  • Украинаның Тарас Шевченко исемендәге милли премиясе лауреаты (2009)[2]
  • Владимир Сосюра исемендәге Украина төбәкара язучылар берлеге премиясе лауреаты;
  • Яшькүл бистәсенең мактаулы гражданы;
  • Россия төбәкләренең һәм тарихи калаларының «Россия халыкларының мирасына керткән өлеше өчен» медале;
  • В. Маяковский ордены (2009)[2]

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калмык телендә «Сайланма әсәрләре» 2 томда

Шигырьләр җыентыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Нарта гера (Кояш йорт). — 1986
  • Мудрое дерево — Элиста, 2006
  • Родной очаг: Шигырь, поэмалар, тәрҗемәләр. — Элиста АПП «Джангар»: Журн. «Теегин герл»— 1996 — с. 477.
  • Иртәнге очыш (Утренний полет)
  • Җиде торна (Семь журавлей)
  • Баба трубкасы (Трубка деда): Шигырьләр, поэмалар, тәрҗемәләр. — Элиста: Калм. кн. изд-во, 1994-131 с.
  • Зая-Пандит, яки Гыйлем тәгәрмәче (Зая-Пандит, или Колесо Учения)
  • Ана васыяте (Материнский завет)
  • Аучы Бамбар (Охотник Бамбар)
  • Кылган җыры (Песня ковыля)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]