Эребуни (музее)
Эребуни музее | |
---|---|
Ереванда Эребуни музее | |
Нигезләү датасы | 1968 |
Урын | , Ереван, Эребуни урамы, 38 |
Директор | Gagik Gyurjyan (2009 елдан)[1] |
Сайт | erebuni.am |
Эребуни музее Викиҗыентыкта |
«Эребуни» музее (әрм. Էրեբունի թանգարան, Ērebunu t'angaran) — Ереванның тарихи музейларының берсе. Арин-Берд калкулыгында, Эребуни урарту кальгасы калдыклары янында урнашкан.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Музейда 1950—1959 елларда Эребуни кальгасын һәм 1939—1958 елларда Кармир-Блур калкулыгында күрше Тейшебаини Урарту каласында казу эшләре алып барылганда табылган экспонатларның күбесе урын алган. Музей 1968 елда, Эребуни каласына нигез салынуының 2750 еллыгына карата, Совет Әрмәнстаны Хөкүмәтенең 1968 елның 24 маендагы 225 санлы карары буенча ачыла.
Иң кыйммәтле әйберләр, мәсәлән, алтын һәм көмеш әйберләр, Тейшеба Ходае сыны — илнең төп музеена күчерелгән. Ә Эребуни музеенда бары тик аларның күчермәләре генә саклана. Эребуни музееның иң кыйммәтле экспонаты дип, Урарту чорындагы 23 язулы табличка санала.
Музей территориясенә Эребуни кальгасының калдыклары һәм патша сараеның кайсыбер залларының реконструкцияләнгән өлешләре керә. Алар ачык һавада, музейның төп бинасының артында, Арин-Берд калкулыгы түбәсендә урнашкан.
Музей составына «Шенгавит» тарихи-археологик тыюлыгы керә.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Каталог археологических предметов музея «Эребуни», издательство Управления по охране памятников истории и культуры Республики Армения, Ереван, 2002 ISBN 99930-2-535-6
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Erebuni museum 2018 елның 18 июнь көнендә архивланган. (музейның рәсми сайты)(ингл.)