Мөгезле эре терлекчелек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мөгезле эре терлекчелек latin yazuında])
(Эре мөгезле терлек үрчетү битеннән юнәлтелде)
Сыер, Нидерландлар

Мөгезле эре терлекчелек — Сөт, ит, тире җитештерү, йөк тарту өчен ЭМТ үрчетү белән шөгыльләнүче терлекчеленең иң таралган төре. Җитештерү төрләре буенча ит, сөт, ит-сөт тармакларына бүленә. Хуҗалык итү төре буенча күчмә, ярымкүчмә һәм урынлы төрләргә бүленә. Терлекчелек бар дөньяда да таралыш тапкан. МЭТнең иң зур популяциясе Һиндстанда, Бразилияда, АКШда һәм Кытайда белән Аргентинада, ә сөт җитештерү күләме буенча иң зур илләргә Һиндстан, АКШ, Германия һәм Бразилия керә[1].

Россиядә төп ит-сөт һәм сөт токымнары үрчетү зонасы булып урман һәм урман-дала зонасы тора.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ЭМТ үрчетү неолит чорындан ук башлана. Терлекчелек учаклары Иранда, Мисырда табылган.

Күпчелек очракта терлекчелек белән күчмә кабиләләр шөгылләнгән. Терлечелек күбесенчә көтү үрнәгенә көтелгән.

Бүгенге көндә алдынгы илләрдә МЭТчелекнең урынлы (утрак) формасы таралган.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Костомахин Н.М. Скотоводство: Учебник, 2-е изд., стер. - Спб.: Издательство "Лань", 2009. - 432 с. ISBN 978-5-8114-0712-5
  • Костомахин Н.М. Породы крупного рогатого скота. - М.: КолосС, 2011. - 119 с. ISBN 978-5-9532-0749-2