Эржебет Шаар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эржебет Шаар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Эржебет Шаар
Pécs Schaár Önarckép részlet.JPG
Туган 27 июль 1908(1908-07-27)[1][2][3][…]
Budafok[d], Будапешт, Аустрия-Маҗарстан
Үлгән 29 август 1975(1975-08-29)[4][5][3][…] (67 яшь)
Будапешт, Маҗарстан Халык Җөмһүрияте[d][6]
Ватандашлыгы Flag of Hungary.svg Маҗарстан
Һөнәре сынчы, мигъмар
Җефет Tibor Vilt[d]

Commons-logo.svg Эржебет Шаар Викиҗыентыкта

Эржебет Шаар (мадьярса  Schaár Erzsébet; 29 июль 1905 ел29 август 1975 ел) — Венгрия скульпторы, Михай Мункачи премиясе лауреаты (1962), Венгрия Халык Республикасының атказанган скульпторы (1972).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эржебет Шаар 1905 елның 29 июлендә Австро-Венгриянең Будафок шәһәрендә туа.

Оста Жигмонд Кишфалудить-Штробльдә белем ала. Иң яхшы яшь рәссам буларак, «Синей» (1932) премиясенә лаек була. Шул елда үзенең шәхси күргәзмәсен оештыра һәм белгечләрнең игътибарын җәлеп итә. 1935 елда скульптор Тибор Вильтка кияүгә чыга. Хатын-кыз фигуралары, мөхәббәтле пар һәм һәлак булган солдатлар скульптуралары авторы. Табигый зурлыктагы сын эшләү өчен җиңел полистирол куллана, ул җиңел кыркыла. 1970 елда Будапештның «Мючарнок» залында күргәзмәсен үткәрә, ике елдан соң Антверпенда һәм Женевада күргәзмәләре үтә.

1975 елның 29 августында Будапешт шәһәрендә вафат була.

1977 елда, Шаар вафат булганнан соң, күргәзмәсе Дуйсбургта Вильгельм Лембрук музеенда үтә. Авторлары билгеле скульптуралары Будапештта, Кечкемет, Мишкольцтагы, Печтә, Тиханда һәм башка шәһәрләрдә саклана. Әсәрләренең шактый өлеше — Изге король Иштван исемендәге музейда саклана.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]