Эрнест Ватсон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрнест Ватсон latin yazuında])
Эрнест Ватсон
Туган 1 (13) гыйнвар 1839
Волоколамск, Мәскәү губерниясе, Россия империясе
Үлгән 12 май 1891(1891-05-12) (52 яшь)
Мәскәү, Россия империясе
Күмү урыны Литераторские-мостки[d]
Әлма-матер Мәскәү университетының тарих-филология факультеты[d]
Һөнәре язучы, биюграф, тәрҗемәче, публицист
Эш бирүче Беренче Мәскәү кәдит курпысы[d]
Җефет Мария Валентиновна Ватсон[d][1]

Эрнест Карлович Ватсон (1839 елның 1 (13) гыйнвары, Волоколамск1891 елның 12 мае, Мәскәү) — рус публицисты, тәрҗемәче.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрнест Ватсон 1839 елның 1 (13) гыйнварында Волоколамск шәһәрендә туган, анда әтисе өяз табибы булып хезмәт иткән. 1848 елдан Мәскәүдә яши, 1856 елда алтын медаль белән 2 нче Мәскәү гимназиясен тәмамлый. 1860 елда кандидат исеме белән Мәскәү университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

Сергей Соловьёв тәкъдиме буенча Беренче Мәскәү кадетлар корпусында тарих укыткан. 1861 елгы студентлар дулкынлануларында катнашкан өчен, Мәскәү уку округының «попечителе белән урынсыз аңлатмалар биргән» өчен 1862 елның 13 мартында педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп, эшеннән куылган.

1861 елның көзеннән Е. Ф. Коршның «Московские ведомости»ында басыла башлый. 1862 елның язында, Н. Г. Чернышевский чакыруы буенча, «Современник» өчен «Прус хөкүмәте һәм Пруссия конституциясе» (1862. — № 5) мәкаләсен яза. 1862 елның көзендә Санкт-Петербургка күчеп килә. Аның сәяси мәкаләләре «Современное слово» газетасында басыла башлыйлар.

1863—1866 елларда Ватсон «Современник»ның даими хезмәткәре була. Шулай ук «Вестник Европы», «Восход», «Санкт-Петербургские ведомости» (редактор белән эшли 1869—1874 елларда), «Биржевые ведомости» (аннары «Молва»), «Русский еврей», «Еврейское обзрение» журналлары белән хезмәттәшлек итә, «Еврейская библиотека» тарихи-әдәби җыентыкларында катнаша.

Эрнест Ватсон Георг Брандесның «Яңы йогынтылар», Поль Бурженың «Заманча психологиянең очерклары» мәкаләләре, Виктор Гюгоның прозаик әсәрләре, Георг Эберсның «Сүз» романы һәм башка китаплар җыентыгын тәрҗемә итә.

Эрнст һәм М. Ватсон кабере

«Прусс-француз сугышы эпилогы» һәм «Бельгия, Голландия һәм Пьемонт конституцияләренә күзәтү» монографиясен язган. Флорентий Павленков «Искиткеч кешеләр тормышы» сериясе өчен Артур Шопенһауэрның биографиясен язган (1891).

1874 елдан һәм үлеменә кадәр шагыйрә һәм тәрҗемәче Мария Ватсонга өйләнгән була.

Эрнест Ватсон 1891 елның 12 маенда Мәскәүдә үлгән, Санкт-Петербургтагы Волков зиратында Әдәби күперләрдә җирләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ватсон, Мария Валентиновна // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1905. — 956 бит

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Быков П. Э. К. Ватсон (некролог) // Всемирная иллюстрация : журнал. — 1891. — Т. 45, № 1167. — С. 391—392.
  • Ватсон, Эрнест Карлович // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Ватсон, Эрнест Карлович // Еврейская энциклопедия Брокгауза и Ефрона. — СПб., 1908—1913.
  • Ватсон Эрнест Карлович // Деятели революционного движения в России : в 5 т. / под ред. Ф. Я. Кона и др. — М. : Всесоюзное общество политических каторжан и ссыльнопоселенцев, 1927—1934. — Т. 1, вып. 2. — Стб. 60—61.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]