Эрнст Неизвестный

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрнст Неизвестный latin yazuında])
Эрнст Неизвестный
Туган телдә исем рус. Эрнст Иосифович Неизвестный
Туган 9 апрель 1925(1925-04-09)[1][2][3][…]
Екатеринбург, РСФСР, СССР
Үлгән 9 август 2016(2016-08-09)[4][2][5][…] (91 яшь)
Нью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары[4]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия[6]
Әлма-матер МДУның фәлсәфә факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре сынчы, рәсемче, художник-график
Эш бирүче Колумбия үнивирситите
Ата-ана
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Гыйльми исем: Почётный зарубежный член РАХ[d]

 Эрнст Неизвестный Викиҗыентыкта

Эрнст Иосифович Неизвестный (1925 елның 9 апреле, Свердловск, Урал өлкәсе, РСФСР, ССРБ2016 елның 9 августы, Нью-Йорк, АКШ[7]) — Совет һәм Америка скульпторы. Латвия фәннәр академиясе әгъзасы[8].

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрнст Неизвестный 1925 елның 9 апрелендә Свердловскта туа. Свердловскның 16 нчы мәктәбендә укыган. 1942 елдан Ленинградта В. А. Х. каршындагы урта сәнгать мәктәбендә укый[9].

1942 елның августында Кызыл Армиягә алына һәм 1 нче Төркистан пулемёт хәрби училищесына курсант итеп укырга җибәрелә. Училищены тәмамлаганнан соң, 1943 елның октябрендә 4 нче Украин фронтына җибәрелә. 1944 елның 14 мартында 86 нчы гвардия укчылар дивизиясенең 260 нчы гвардия укчылар полкының укчылар взводы командиры итеп билгеләнә. Алга таба дивизия составында 2 нче һәм 3 нче Украин фронтларының күп кенә хәрби операцияләрендә, шул исәптән Будапешт штурмында катнаша. Бөек Ватан сугышы ахырында 1945 елның 22 апрелендә Австриядә авыр яралана, хата буенча һәлак булган дип таныла һәм үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены[10] һәм «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә[11].

Күпмедер вакыт Свердловск пехота училищесында черчение укыта. 1946—1947 елларда Ригада Латвия ССР сәнгать академиясендә, аннары 1947—1954 елларда В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтында укый, Мәскәү дәүләт университетының философия факультетында курслар тыңлаучысы була. 1955 елда Эрнст Неизвестный ССРБ рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге скульпторлар секциясе әгъзасы була (1962 елда төшереп калдырыла[12]) һәм 1976 елга кадәр ССРБда сәнгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

1973 елның 17 июнендә Неизвестный Израильгә чыгу өчен документлар тапшырган[13]. 1976 елның 10 мартында скульптор Швейцария аша АКШка күчеп китә.

1977 елдан Эрнст Неизвестный Нью-Йоркта яши һәм Колумбия университетында эшли.

1996 елда Россия президенты Борис Ельцинның мәдәният буенча киңәшчесе була[8].

Гомеренең соңгы елларында Неизвестный авырый һәм баш миенә операция ясый[14]. 2016 елның 9 августында Нью-Йоркта вафат була[15].

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Суриков институты студенты буларак, Эрнст Неизвестный Свердлов музеенда яңа экспозицияне рәсмиләштерүгә заказ ала.

Кайгы битлеге, Магадан

1950 еллар башында «Сугыш — ул ...», «Роботлар һәм яртылаш роботлар» скульптуралары сериясен төзи. 1956 елда рәссам «Тормыш агачы» монументы — сәнгать һәм фәннең иҗади берлеген гәүдәләндерүче скульптура өстендә эшли башлый. 1957 елда «Үлгән солдат» сынын ясый.Эшләре өчен Неизвестный ул чактагы Советлар Союзы башлыгы Никита Хрущёв тарафыннан тәнкыйтькә дучар була. Хрущёв 1962 елда күргәзмәдә аның скульптураларын «дегенератив сәнгать» дип атаган:

« — Ни өчен Совет кешеләренең йөзләрен бозасың?
»

Хрущев вафатыннан соң, элеккеге дәүләт башлыгы туганнары үтенече буенча, Эрнст Неизвестный аңа Новодевичье зиратында кабер ташын ясый.

1973—1975 елларда Польшада монастырь өчен сигез метрлы «Христос йөрәге» монументын булдыра.

1980 еллар ахырында Сан-Францискода (АКШ) Магна Галереясе (Magna Gallery) заказы буенча коммунизм җимерелүгә багышланган «Man through the Wall» циклын оештыра. Шул ук елларда Юҗин шәһәрендәге Орегон университетларында һәм Калифорниядәге Беркли университетында лекцияләр укыган.

1987 елда Швециянең Уттерсберг шәһәрендә Эрнст Неизвестный эшләренә багышланган «Тормыш агачы» музее ачыла.

Неизвестный Екатеринбургта, Магадан һәм Воркутада совет репрессияләре корбаннары истәлегенә берәр һәйкәл куеп, «Кайгы өчпочмагы» оештырырга ниятләгән. Бу проект өлешчә тормышка ашырылган. 1996 елда «Кайгы битлеге» монументаль әсәре Магаданда куела. Екатеринбургта Неизвестный «Кайгы битлеген» урнаштыра алмаган. «Кайгы битлеге: Европа-Азия» һәйкәле 2017 елның 20 ноябрендә ачылган. «Кайгы өчпочмагы»ның өченче һәйкәле (Воркутада) барлыкка китерелмәгән.

Эрнстның соңгы монументаль эшләренең берсе — Пермьдә 2007 елның 15 маенда куелган Сергей Дягилевка һәйкәл[16].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (1996 елның 9 апреле) — сынлы сәнгатьне үстерүдә күренекле казанышлары өчен[17]
  • Почёт Ордены (2000 елның 6 апреле) — сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш керткәне өчен[18]
  • Кызыл Йолдыз ордены (1945 елның 4 мае) — немец илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк үтәгән һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен[19]
  • «Батырлык өчен» медале (1947 елның 6 ноябре) — Бөек Ватан сугышында немец илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлык өчен[20]
  • Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясенең 1995 елгы дәүләт премиясе (сынлы сәнгать өлкәсендә) (1996 елның 27 мае) — бакырдан ясалган скульптура әсәрләре сериясе өчен[21]
  • Россия Сәнгать академиясенең чит ил мактаулы әгъзасы[22]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. RKDartists
  2. 2,0 2,1 Брокгауз энциклопедиясе
  3. Delarge J. Le DelargeParis: Gründ, Jean-Pierre Delarge, 2001. — ISBN 978-2-7000-3055-6
  4. 4,0 4,1 4,2 http://tass.ru/en/society/893446
  5. Тасвирый сәнгать әрхибе — 2003.
  6. Museum of Modern Art online collection
  7. В Нью-Йорке скончался скульптор Эрнст Неизвестный
  8. 8,0 8,1 Биография Эрнста Неизвестного — РИА Новости, 02.03.2020
  9. Официальный сайт Эрнста Неизвестного 2016 елның 13 август көнендә архивланган.(ингл.)
  10. ОБД «Подвиг Народа» — Наградной лист1 на Э. И. Неизвестного, Архив ЦАМО, фонд 33, опись 686196, единица хранения 5306, archived from the original on 2019-01-15, retrieved 2022-01-13 
  11. ОБД «Подвиг Народа» — Наградной лист2 на Э. И. Неизвестного, Архив ЦАМО, фонд 33, опись 744808, единица хранения 1082, archived from the original on 2019-01-15, retrieved 2022-01-13 
  12. Умер скульптор Эрнст Неизвестный. РБК. 2018-02-15 тикшерелгән.
  13. Chronology of events of the Zionist movement in the Soviet Union, Compiled by Yuli Kosharovsky and Enid Wurtman. әлеге чыганактан 2016-09-21 архивланды. 2016-08-11 тикшерелгән.
  14. Сулькин О. Задача с Неизвестным // Огонёк. — 2017. — № 47. — С. 38.
  15. В Нью-Йорке умер Эрнст Неизвестный. әлеге чыганактан 2016-08-20 архивланды. 2016-08-10 тикшерелгән.
  16. Чем знаменит Эрнст Неизвестный // Коммерсантъ.
  17. Указ Президента Российской Федерации от 9 апреля 1996 года № 497 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ III степени Неизвестного Э. И.», archived from the original on 2016-09-16, retrieved 2021-09-20 
  18. Указ Президента Российской Федерации от 6 апреля 2000 года № 643 «О награждении орденом Почёта Неизвестного Э. И.»
  19. Приказ по 86 Гвардейской стрелковой Николаевской Краснознамённой дивизии от 4 мая 1945 года № 038/н «О награждении личного состава». әлеге чыганактан 2012-03-13 архивланды. 2016-08-10 тикшерелгән.
  20. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 6 ноября 1947 года № 223 «О награждении орденами и медалями СССР офицерского, сержантского состава и солдат Вооружённых Сил СССР». әлеге чыганактан 2012-03-13 архивланды. 2016-08-10 тикшерелгән.
  21. Указ Президента Российской Федерации от 27 мая 1996 года № 779 «О присуждении Государственных премий Российской Федерации 1995 года в области литературы и искусства»
  22. Состав РАХ {{{2}}}.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]