Эрнст Улумбәков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эрнст Улумбәков latin yazuında])
Эрнст Улумбәков
Туган 31 август 1936(1936-08-31)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 26 март 2016(2016-03-26) (79 яшь)
Яшәгән урын Катанов тыкрыгы[1]
Әлма-матер Казан дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]

Эрнст Галим Улы Улумбәков (1936 елның 31 августы, Казан, Татарстан АССР, ССРБ2016 елның 26 марты) — Совет һәм Россия галим-гистологы. Медицина фәннәре докторы. Казан медицина университеты профессоры. Монографияләр, фәнни хезмәтләр һәм мәкаләләр, медицина югары уку йортлары өчен берничә дәреслек авторы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эрнст Улумбәков 1936 елның 31 августында Казанда туа. Исем немец Коммунисты Эрнст Тельман хөрмәтенә ала[2].

Әтисе — Галим Нигъмәтулла улы Улумбәков, Ырынбур губернасыннан крестьяннар нәселе. Идел буенда ачлыктан соң (1921-—1922) ул Казанга күчеп килә. Коммунистик фиркасендә төрле вазыйфаларда эшли. 1920 еллар ахырында ул татар телендә шигырьләр китабын нәшер итә. Әнисе Кама аръягында мулла гаиләсендә туа. Казан җир төзелеше техникумын тәмамлаган[2].

Эрнст Казанның В. Г. Белинский исемендәге 19 нчы номерлы мәктәбендә укый. Мәктәптә укыганда Француз телен өйрәнергә сәләте булган. Мәктәпне тәмамлагач, Улумбәков Мәскәү университетының филология факультетына укырга кергә тели. Француз теле, рус һәм чит ил әдәбияты буенча әңгәмәләрне уңышлы узып, ул Сталинның «Марксизм һәм тел белеме мәсьәләләре» дигән хезмәтен белү буенча чыгыш ясый. Нәтиҗәдә, ул 1954 елда Казан медицина институтының дәвалау-профилактика факультетына укырга керә. 1960 елда институтны кызыл диплом белән тәмамлый[2].

Институтны тәмамлаганнан соң берникадәр вакыт Чистай шәһәрендә патологанатом һәм суд-медицина эксперты булып эшли. Шулай ук күпмедер вакыт Новосибирск академшәһәрендә эшли. 1962 елдан 1965 елга кадәр Казан медицина институтының гистология кафедрасында аспирантурада укый. 1965 елдан — ассистент, ә 1969 елдан — Казан медицина институтының гистология кафедрасы доценты[3].

1966 елда «Инкапсулланган сизгер нерв очларын гистохимик өйрәнү» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый. Фәнни җитәкчеләре — профессор Георгий Ипполитович Забусов һәм Аркадий Павлович Маслов. 1972 елда «Умырткалы тукыма механорецепторларының структур һәм гистохимик оешмасына анализ» темасы буенча докторлык диссертациясе яклый. Аның консультантлары булып профессор Виктор Валентинович Португалов һәм Георгий Ипполитович Забусов була[3].

1972 елдан 1986 елга кадәр — Казан медицина институтының гистология кафедрасы мөдире. 1970—1980 елларда Казан медицина институты базасында Бөтенсоюз нейробиология мәктәпләрен оештыруның инициаторы һәм оештыручысы булып тора[3]. 1986 елдан 1996 елга кадәр — Казан медицина институтының гистология кафедрасы профессоры.

Компьютер программалары өчен татар телен локальләштерүдә катнаша[4]. 1994 елдан «ГЭОТАР-Медиа» нәшриятында эшли. «ГЭОТАР-Медиа» нәшрият төркеменең баш мөхәррире була. Аның җитәкчелегендә «Медицина терминнарының зур энциклопедик сүзлеге» языла[3].

2016 елның 26 мартында аорта өзелүеннән вафат була. 2016 елның 27 мартында Шылаңгы бистәсенең татар зиратында җирләнгән[5]. Хәзерге вакытта Казан дәүләт медицина университетында Эрнст Улумбәков исеме белән стипендия атала[6].

Фән[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның фәнни мәнфәгатьләре өлкәсенә классик нейрогистологиядән алып, биологик системаларда регулятор мөнәсәбәтләргә кадәр киң спектр керә.

100дән артык фәнни эш язган[7]. Аның җитәкчелегендә 10 кандидатлык һәм 2 докторлык ( Николай Павлович Резвяков һәм Юрий Александрович Челышевның) диссертацияләре яклана[2].

Кызы — Гүзәл Улумбәкова

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Ләлә Әнвәр кызы Улумбәкова — шәһәр хастаханәсендә патологоанатомия бүлеген җитәкли[5]. 1969 елдан 1979 елга кадәр Казанның 18 нче гомуми белем бирү мәктәбендә укый, аны алтын медаль белән тәмамлый[8].

Кызы — Гүзәл Улумбәкова — медицина фәннәре докторы. Сәламәтлек саклау белән идарә итү югары мәктәбе ректоры[9].

Литература[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Улумбеков Э. Г., Бойчук Н. В., Челышев Ю. А. Гистология. Эмбриология. Цитология. — М.: ГЭОТАР-Медиа, 2016. — 928 с. — ISBN 978-5-9704-3782-7.
  • Большой энциклопедический словарь медицинских терминов / Улумбеков Э. Г., Александровский Ю. А., Аляев Ю. Г.. — 2263 с. — ISBN 978-5-9704-2010-2.
  • Англо-русский медицинский словарь / Улумбеков Э. Г., Марковина И. Ю.. — ГЭОТАР-Медиа, 2013. — 496 с. — ISBN 978-5-9704-1730-0.
  • Улумбеков Э. Г. Гистология (введение в патологию). — М.: ГЭОТАР-Медиа, 1997.
  • Улумбеков Э. Г. «Гистология» (2-е, 3-е и 4-е издания). — М.: ГЭОТАР-Медицина, 2001, 2007, 2016.
  • Улумбеков Э. Г. Справочник врача: 2000 болезней от А до Я. — М.: ГЭОТАР-Медиа, 1999. — 1296 с.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1984.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Игорь Викторович Кузьмин. Эрнст Галимович Улумбеков. 2019-03-14 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Профессор Эрнст Галимович Улумбеков. Казанский медицинский журнал (2016). 2019-03-14 тикшерелгән.
  4. История татарской локализации. НИИ «Прикладная семиотика» Академии наук Республики Татарстан. 2019-03-14 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Агафонов А.А. (2017-01-11). Эрнст Улумбеков: жизнь на разрыве аорты. Газета «Звезда Поволжья». 2019-03-14 тикшерелгән.
  6. Положение о соискании именной стипендии им. профессора Э.Г. Улумбекова. 2019-03-14 тикшерелгән.(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  7. Студенческий научный кружок. 2019-03-14 тикшерелгән.(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
  8. Наталья Лайдинен. Гузель Улумбекова: Время стараюсь использовать эффективно. Национальная медицинская палата. 2018-11-20 тикшерелгән.
  9. Улумбекова Гузель Эрнстовна

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]