Эсватинида ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эсватинида ислам latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Хлатикулу(ингл.) шәһәрендәге Бәйт-үл-Һади әхмәдия мәчете

Эсватинида ислам (ингл. Islam in Eswatini, свази. Islam a Umbuso weSwatini, гарәп. الإسلام في سوازيلند‎) ― Эсватини (2018 елга кадәр ― Свазиленд) корольлегендә азчылык дине (2 %). Эсватини мөселманнары ― Британия империясе колониясе чорында Көньяк Африкадан һәм Көньяк Азия илләреннән ялланып эшкә килгән эшчеләр һәм аларның нәселе[1], сөнниләр.

Илдә өстенлекле дин ― христианлык. 2006 елның 8 февралендә үз көченә кергән илнең Конституциясе дин тоту иреген гарантияләми, әмма хөкүмәт дин тоту иреген хөрмәт итә[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эсватинида дингә ышанучылар ― күбесенчә, христианнар, ил халкының (1,1 млн, 2021 елның июленә [2]) өчтән бер өлеше ― җирле традицион ышанулар тарафдарлары. Барлык халыкның 83 % ы христиан динен тота. Илдә англикан, протестантлык һәм җирле африкан чиркәүләре эшчәнлек алып бара. Рим-католик чиркәве тарафдарлары ― 6 %. 2012 елның 18 июлендә Эллина Вамукоя (Ellinah Wamukoya) Свазиленд англикан чиркәвенең епискобы итеп сайлана, Африкада епископ дәрәҗәсе алган беренче хатын-кыз була [1]. Халыкның 15 % ы традицион диннәргә ышана. Илдәге христиан булмаган диннәргә: Ислам дине (2 % [3]), Бәһаи дине (0,5 %), Һинд дине (0,2 %) керә [4]. 2013 елда биредә 14 яһүд гаиләсе яшәгән [5].

Ислам йоласы буенча уздырылган никах, дәүләт оешмасында теркәлмәгән никах саналып, Эсватини корольлегендә рәсми танылмый [6], әмма, җирле имам Локман Асока (Luqman Asooka) сүзләренчә, мөселман никахлары Конституциядә рөхсәт ителгән гадәти никах булып санала ала.

Ислам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам, Бәһаи, Һинд диннәре тарафдарлары һәм яһүдиләр ― нигездә, шәһәр районнарында яшәүче мөһаҗирләр.

АКШ Дәүләт департаменты мәгълүматлары буенча, ислам тарафдарлары халыкның 2 % ын тәшкил итә[7], шул ук вакытта илнең рәсми хөкүмәте раслаганча, мөселманнар халыкның 0,2 % ыннан да артык түгел[1].

islamicweb.com мәгълүматлары буенча, бүген Эсватинида (Свазилендта) 99,873 мөселман яши, ягъни халыкның гомуми саныннан 10% тирәсе. Халыклар энциклопедиясе дә шундый ук мәгълүматлар китерә.

Эсватини мөселманнары ― җирле халык вәкилләре һәм колония чорында Көньяк Азия илләреннән ялланып эшкә килгән эшчеләр һәм аларның нәселе[1].

Мөселман җәмгыяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елда Свазиленд Британия империясеннән бәйсезлек ала. Свазилендта беренче мөселман җәмгыяте 1960-еллар башында, Малави мөселманнары асбест шахталарында эшләү өчен килгәч, оешкан. Кайбер кечкенә шәһәрләрдә малави-свази җәмгыятьләре барлыкка килгән. Ислам 1972 елда, Свазиленд короле (1921—1982) Собуза II(ингл.) (1899―1982) хуплавы белән, илдәге диннәрнең берсе буларак танылган. Шул вакыттан башлап, мөселманнар монархның иминлеге өчен дога кылу өчен, җомга намазларына җыела башлый һәм шәһәр районнарында Ислам үзәкләре булдырыла [8].

Илнең Әхмәдия мөселман җәмгыятендә 250 әгъза исәпләнә [9].

Свазиленд ислам оешмасының (ингл. Organization of the Islamic Swaziland) рәсми сайты ― swaziland-islam.org.sz. Оешма президенты ― Усман Мансур (Usman Mansur)[10].

Мәчетләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Religious Intelligence. Country Profile: Swaziland (Kingdom of Swaziland).
  2. Eswatini. Population. cia.gov(ингл.)
  3. Bureau of Democracy, Human Rights and Labor International Religious Freedom Report for 2015. U.S. State Department.
  4. Religious Intelligence. Country Profile: Swaziland (Kingdom of Swaziland).
  5. Maltz, Judy (7 May 2013). A black Swazi Jew defends his people in Hungary. Haaretz.
  6. Zulu, Phathizwe. Swaziland marriage law leaves Muslims in legal quagmire, Anadolu Agency (26 November 2016).
  7. Religious Freedom Index 2012.
  8. Tayob, Abdulkader (1999). "Southern Africa". in Westerlund, David. Islam Outside the Arab World. London: Routledge. pp. 115. ISBN 0-7007-1124-4. https://books.google.com/books?id=1DH9wZky30EC. 
  9. Ahmadiyya Muslim Mosques Around the World. The Ahmadiyya Muslim Community. 2008. pg. 107. [[Служебная:Источники книг/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 1-882494-51-2]]
  10. Swaziland Jamin Kebebasan Beribadah Umat Islam. republika.co.id, 31.01.2019
  11. Masjid Pertama Swaziland Dibangun pada 1978 Masjid Pertama Swaziland Dibangun pada 1978. republika.co.id, 11.12.2018
  12. Muslim Swaziland Mendamba Masjid. republika.co.id, 31.01. 2019
  13. Swaziland Islam-Homepage (archive.org)