Эстер Дюфло

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эстер Дюфло latin yazuında])
Эстер Дюфло
Туган телдә исем фр. Esther Duflo
Туган 25 октябрь 1972(1972-10-25)[1] (51 яшь)
Париж
Ватандашлыгы  Франция
 Америка Кушма Штатлары[2]
Әлма-матер Югары нормаль мәктәп[d][3], Массачусетс технология инеститүте[d], Һенрих IV литсие[d], Югары иҗтимагый фәннәр мәктәбе[d] һәм PSE[d]
Һөнәре икътисадчы, университет профессоры, тикшеренүче
Эш бирүче Массачусетс технология инеститүте[d] һәм Коллеж де Франс
Җефет Абхиджит Банерджи[d]
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: докторлык дәрәҗәсе[d]

 Эстер Дюфло Викиҗыентыкта

Дюфло Эстер (фр. Esther Duflo; 25 октябрь 1972, Париж) — француз икътисадчысы, Массачусетс технология институты (АКШ) профессоры. «Глобаль фәкирлеккә каршы көрәштә эксперименталь алым өчен» 2019 елда Альфред Нобельнең хәтер иктисады буенча бүләк лауреаты[4].

АКШ Милли фәннәр академиясе әгъзасы (2017)[5] Британия академиясенең әгъза-корреспонденты (2016)[6].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эстерның әтисы — математика профессоры Мишель Дюфло. Әнисе Вилена Дюфло — врач-педиатр.

Мәктәпнең өлкән класында рус телен өйрәнә. 1991 елның август аенда 18 яшьлек Дюфло үзенең дуслары белән Мәскәү урамында ГКЧП-га каршы чыгучылар арасында була[7]. 1993 елда 10 ай Мәскәүдә үткәрә, һәм француз теленнән укыта, магистрлык эше өстендә эшли. Шул ук вакытта Россия Банкы белән бәйләнештә булган француз икътисадчының һәм Америка икътисад советнигы Джеффри Саксның фәнни ассистенты булып эшли[8]. 1994 елда Югары нормаль мәктәптә тарих һәм икътисад өлкәсендә Советлар Союзында беренче биш еллык тарихы буенча диссертация белән магистр дәрәҗәсен ала. 1999 елда Массачусетс технология институтында доктор дәрәҗәсен ала.

Ире — Абхиджит Банерджи, Эстер Дюфло һәм Майкл Кремер белән бер үк вакытта икътисад буенча Нобель премиясын ала. Дюфло һәм Банерджи рәсми рәвештә 2015 елда өйләнешкәннәр, 5 һәм 7 яшьлек ике баласы бар. Беренче баласы туганнан соң Дюфло Америка гражданлыгын ала[9].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Макартур стипендиясе (2009)
  • Джон Бейтс Кларк медале (2010)
  • Дэн Дэвид премиясе (2013)
  • Erna-Hamburger-Preis[de] (2014)
  • Принцесса Астурийская премиясе (2015)
  • Альфред Нобельнең хәтер иктисады буенча премиясе (2019)
  • Cited Highly Researcher (2019)[10]

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Abhijit Banerjee, Esther Duflo Poor Economics: A Radical Rethinking of the Way to Fight Global Poverty — PublicAffairs, New York, 2011.
  • The Economist as Plumber // American Economic Review, 2017, vol 107(5), pages 1–26.
  • Абхиджит Банерджи, Эстер Дюфло Экономическая наука в тяжёлые времена. Продуманные решения самых важных проблем современности = Good Economics for Hard Times: Better Answers to Our Biggest Problems. / Пер. с англ. М. Маркова и А. Лащева; под науч. ред. Д. Раскова. — Москва: Издательство Института Гайдара; Санкт-Петербург: Факультет свободных искусств и наук СПбГУ, 2021. — 624 с. — ISBN 978-5-93255-594-1

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]