Эстон аты
Эстон аты (клеппер; эст. eesti hobune) — төньяк урман төрендәге җирле җигелә торган атлар токымы. Токым Эстониядә барлыкка килде. Аның нигезендә тори атын китереп чыгарганнар. 1917 елга кадәр клеппер дип атканнар (алман. Klepper — җәләхә). Зур түгел, киң гәүдәле, нык атлар. Төсе еш кына җирән, туры, кара һәм бүз (кайвакыт сыртта буй бар). Айгырлар һәм бияләрнең урта үлчәүләре: җилкә биеклеге 146,5–144,3, гәүдә кыек озынлыгы 150,9–150, күкрәк колачы 180,5–180, уч колачы 19,9–19,5 см. Талымсыз, җирле шартларга яраклы атлар. Йөкләр ташу һәм авыл хуҗалыгы эшләрендә кулланыла. Токымны Эстониядә үрчетәләр.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.