Эстуарий
Эстуарий | |
Эстуарий Викиҗыентыкта |
Океанның табигый зоналары |
---|
Эстуарий (лат. aestuarium — су басу нәтиҗәсендә су астында калучы елга тамагы) — формасы белән бүрәнкәгә охшаган, диңгезгә таба киңәюче бер тармаклы елга тамагы[1]. Эстуарийга беренче аңлатманы 1951 елда Б. Х. Кетчам биргән.
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Елга тарафыннан диңгезгә алып чыгылган калдыклар (утырымнар, юшкыннар) диңгез агымнары яки диңгездә су күтәрелеше нәтиҗәсендә юкка чыгып бару шартларында һәм диңгезнең елга тамагына терәлеп торган өлешенең тирәнлеге зур булганда эстуарий барлыкка килә.
Эстуарийлар төрле урында, тигезлекле, шулай ук таулы урыннарда да барлыкка килгән. Амазонка (эстуарий елганың дельтасыннан соң башлана), Изге Лаврентий култыгы, Темза, Эльба, Днестр, Енисей (Енисей култыгы), Обь (Об култыгы), Амур (шулай ук Амур лиманын төчеләндерә) һ. б. бик күп елгаларда эстуарийлар бар.
Елга үзәненең түбән өлешен су басу нәтиҗәсендә дә ясала. Дулкыннар тәэсирендә, елга күтәрелеше яки диңгездә су күтәрелеше тәэсирендә үзгәреш кичерә.
Эстуарийның капма-каршысы — елга дельтасы. Дельта — берничә тармакка бүленгән елга тамагы. Нил, Идел, Дунай, Нева, Амазонка, Лена кебек елгалар тамагында классик дельталар урнашкан.
Кайбер эстуарийлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Изге Лаврентий култыгы — Атлантик океанга Изге Лаврентий елгасы коя торган урында дөньяда иң зур эстуарий. Канаданың көнчыгыш ярларын юа. Мәйданы — 249 мең км². Иң зур тирәнлеге — 538 м.
- Аурупада иң эре эстуарийларның берсе — Франциядәге Жиронда. Бискай култыгына ачыла. Озынлыгы — 72 км.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Михайлов В. Н., Горин С. Л., Михайлова М. В. Новый подход к определению и типизации эстуариев. «Вестник Московского университета», 2009, № 5, с. 3—11.