Стәрлетамак районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Стәрлетамак районы latin yazuında])
(Эстәрлетамак районы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Стәрлетамак районы
Flag of Sterlitamaksky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Sterlitamak rayon (Bashkortostan).png
Илтамга
Башкала Стәрлетамак
Халык исәбе 40 325 (2010, Җанисәп, постоянное население) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 20 аугыс 1930
Җәгърафия
АТБ Башкортстан
Мәйдан 2,216 дүрткел киламитер
Координатлар 53.6333°N 55.95°E Edit this on Wikidata


Стәрлетамак районы (рус. Стерлитамакский район, чуаш. Çтерлĕ райо́нĕ) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Стәрлетамак шәһәрендә.

Географик белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стәрлетамак районы Чәрмәсән һәм Ашказар елгалары бассейнында урнашкан. Район көнчыгыш якта Агыйдел елгасы белән терәлгән. Районның гомуми мәйданы 2245 км² тәшкил итә.

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як район
Төньяк-көнбатыш Әлшәй районы
Төньяк Авыргазы районы
Төньяк-көнчыгыш Гафури районы
Көнчыгыш Ишембай районы
Көньяк Мәләвез районы
Көньяк-көнбатыш Стәрлебаш һәм Миякә

113 авылны 27 авыл советына берләштерелгән. Иң зур торак урыннары: Наумовка, Олы Куганак, Рощинский авыллары. Стәрлетамак районында урыслар, татарлар, чуашлар, башкортлар, мукшылар, украиннар яши. Татарлар урыслардан кала халык исәбе буенча икенче урынны били. Иң борынгы татар авыллары – Аллагуат, Бүреказган, Талач, өч Усылы авыллары XVIII гасыр башларында нигезләнгәннәр. Район үзге Стәрлетамак тә 1747 елны шул исемле татар авылыннан башланып киткән. Кечерәк татар авыллары Чуртан, Кырмыскалы, Алатана, Кантюковка, Байрак, Алга. Татарлар күплєп Рощинский, Васильевка, Наумовка, Яңа Отрадовка авылларында да яши. Айгөл, Бигәнәш, Чуаш Куганагы, Карлыкүл (Салават ш. кергән), Матвеевка, Услыбаш, Ишпарс авылларның төп халкы – чуашлар. Башкорт авыллары: Аючы, Күчәрбай, Йөрәктау, Абдрахман, Кунакбай һ.б.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән, Стәрлетамак кантонын үзгәртү юлы белән барлыкка килгән.

1781 елдан Стәрлетамак өязе оешкач, район территориясендә 7нче башкорт, 2нче һәм 5нче мишәр кантоннары оештырыла. 1861 ел реформасы буенча Башкотстан җирләренә үзәк губерналардан күпләп күченү күзаллана. 1919 елны Башкортстан автономиясе оешкач, Стәрлетамакта республиканың хөкүмәте урынлаша, ләкин Стәрлетамак районы территориясе Уфа губернасы карамагында кала. 1930-40 елларда нефть ятмалары ачылгач, нефть индустриясе үсә башлый. Стәрлетамак районыда нефтьче бистәләре барлыкка килә, хәзерге Салават (элекке Аллагуат), Ишембай шәһәрләре.

Демографик хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район халкының милли составы

Милләт Җанисәп 1970 Җанисәп 1989 Җанисәп 2002
урыслар 12 893 / 34,2%
татарлар 11 692 / 26.7% 8 946 / 26.6% 8 138 / 21,59%
башкортлар 3 487 / 7.8% 4 537 / 13.5% 8 141 / 21,59%
чуашлар 5 190 / 13,8%
украиннар 1393 / 3,7%
мордвалар 962 / 2,6%

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
1939[2][3]1959[4][3]1970[5][3]1979[6][3]1989[7][3]2002[8][3]2010[9]1 гый 2018[10]1 гый 2019[11]
59 24548 50243 73732 54533 59237 69940 32542 97943 337

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Матбугат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Район гәзите урыс телендә («Сельская новь») һәм татарча «Авыл тормышы» дөнья күрә.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стәрлетамакның барлыкка килүе 1730 елларда УфаЫрынбур юлы ачылу белән бәйле. Юл өстендә бер көнлек юл арада ямнар (станцияләр) урнашканнар. Стәрлетамак һәм Аллагуат исемле авылларга ям хезмәтен үтәү шарты белән татарлар нигез сала. 1766 елны Агыйделдә Стәрлетамак тоз пристане эшли башлый. 1858 елны Уфа белән Стәрле арасында парахут хәрәкәте ачылган.

1934 елны Ишембай нефть ятмаларын хезмәтләндерү өчен УфаСтәрлетамакИшембай (кара Куйбышев тимер юлы) тимер юлы ачыла. 1936 елны пассажир поездлары җибәрелә. 1950 елны Аллагуат – Ермолаево (Күмертау) тармагы хезмәткә тапшырыла. 1981 елны Ырынбур белән туры хәрәкәт ачыла.[12]

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аның биләмәсендә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче 46 предприятие, шул исәптән 24 җитештерү кооперативы, 19 крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009-10 уку елында район мәктәпләрендә 4149 бала 39 мәктәпкә йөргән. Шулардан татар балалары – 1120 (27%), чуаш балары – 600 (14,5%), украиннар – 115, 72 – мукшы балалары.

Татар телендә укулар 5 мәктәптә барган, алар 365 баланы колачлаган. Тагын ике мәктәптә 121 бала татар телен һәм әдәбиятен дәрес буларак укыган. Татар телен теге яки бу күләмдә 486 бала өйрәнә ала (43,5%).

Башкорт телендә укыту 2 мәктәптә алып барылган (80 укучы).

Ике мәктәптә чуаш телендә укыту алып барылган (чуаш баласының 29%ы). Тагын бер мәктәптә 65 укучы чуаш телен өйрәнә. 66 укучы украин телен өйрәнә (шул милләт балаларының 57,4%), мукшы телен – 56 бала (77,8%).[13]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Численность населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2010 года
  2. ССҖБ җанисәбе (1939)
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  4. ССҖБ җанисәбе (1959)
  5. ССҖБ җанисәбе (1970)
  6. ССҖБ җанисәбе (1979)
  7. ССҖБ җанисәбе (1989)
  8. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  9. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  10. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  11. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  12. Стәрлетамак районы энциклопедиясе (рус.)
  13. Стәрлетамак муниципаль районда 2009-10 уку елында мәгариф торышы турында мәгълүмат.