Этсыманнар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Этсыманнар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Этсыманнар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Canidae G.Fisch.Waldh., 1817[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][2][3][…]
Югарырак таксон Этсыманнар[d][1][2][3]
Хәрәкәт итү ысулы дүрт аякта йөрү[d]
Башлану вакыты 39750 тысячелетие до н. э.
Коллаж
Яшәү тирәлеге коры җир
Commons-logo.svg Этсыманнар Викиҗыентыкта

Этләр (лат. Canidae) — имезүчеләр классындагы ерткычлар отрядына караган җәнлекләр. Бүре, төлке, янут эте, йорт эте кебек җәнлекләрне берләштерә.

Этсыманнарны өч гаиләгә төркемлиләр: этләр (Simocyoninae), бүреләр (Caninae) һәм Зур колаклы төлкеләр (Otocyoninae).

Барча 14 ыру һәм 35 тирәсе төр исәпләнә. Русиядә этсыманнардан 4 ыругка кергән 8 төр тереклек итә: янутсыман эт, бүре, Азия шакалы, ак төлке, төлке, карсак.

Этләр Антарктидадан башка барлык материкларда да тереклек итәләр. Кайбер төрләренә тиресе өчен аучылык итәләр. Җәнлекчелек фермаларында махсус асрала һәм токымчылык эшләре алып барылган төрләр дә бар.

Тышкы төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гәүдәләре зифа, уртача яки нык сузылган. Башлары озынча. Колаклары туры, очлы, ак төлкенеке — йомры. Озынлыклары 18-22 (фенек) һәм 50 см озынлыктан (төлке) алып 160 см га кадәр. Авырлыгы 60 кг кадәр.

Күрү, ишетү һәм ис сизү сәләтләре яхшы үскән.

Тешләре яхшы үскән. Ерткыч тешләре башка тешләреннән эрерәк, казык тешләре озын, үткен.

Аяк бармакларына басып йөриләр. Алгы очлыкларына бармаклары — 5, арткылары 4 бармаклы. Тырнаклары үтмәс, эчкә батмаган.

Йон капламы кабарынкы, йоннары бик куе, озын. Төсләре төрле, ак, көрәнсу соры, җирәнсу көрән. Ачык җирән тоннар өстенлек итә. Койрыклары озын, йомшак.

Тир бизләре начар үскән. Арт юлы тирәсендә еш кына исле бизләр була, бүлендекләр җәнлекләргә хас ис — «эт исен» көчәйтәләр.

Гадәттә утрак тормыш алып баралар. Кечкенә тукталыш ясыйлар. Ел дәвамында активлар, бер янут эт кенә кышкы йокыга тала.

Үрчүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек этләр — моногам. Җ

Буазлык чоры 50-65 көн дәвам итә. Елына 1 тапкыр 2-7 (кайчакта 17— 22‑гә чаклы) бала тудыра. 8-16 ел чамасы яши.

Яшәү рәвешләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел әйләнәсенә, гадәттә тәүлекнең һәркайсы вакытында актив (янут‑эт кыш көне йокыга тала).

Тояклылар, кимерүчеләр, куяннар, кошлар һәм аларның йомыркалары, балыклар, бөҗәкләр, үләксә, өлешчә үсемлек азыгы белән тукланалар.

Урманнарда, далаларда, елга үзәннәрендә тереклек итәләр. Күбесенчә ялгыз йөриләр. Кайберләре өерләре белән яши. Оя эшлиләр. Кайберләре ояларда яши.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Антарктидадан башка бөтен материкларда да киң таралганнар.

Спорт сунар объектлары, төлке — җәнлекчелек һәм аучылык объекты.

Тычкансыман кимерүчеләрне юк итә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 2006.
  2. 2,0 2,1 2,2 Wilson D. E., Reeder D. M. Class Mammalia Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  3. 3,0 3,1 3,2 Mammal Species of the World — 2005.