Эхиноцистис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эхиноцистис latin yazuında])
Эхиноцистис
Сурәт
Халыкара фәнни исем Echinocystis Torr. & A.Gray, 1840[1]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон Sicyoeae[d][1]
Таксонның халык атамасы Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=4100[4]
 Эхиноцистис Викиҗыентыкта

Эхиноцистис яки чәнечкеле эхиноцистис (лат. Echinocystisкерпе сыман куык) — кабаклылар гаиләлегенә кергән берьеллык үсемлек, лиана. Халык телендә «котырган кыяр» дигән фәнни яктан дөрес булмаган атамасы да йөри. Сурәте «Урта Россия флорасының Кара китабы» (рус. Чёрная книга флоры Средней России) тышлыгына урнаштырылган.

Урта Россия флорасының Кара китабы тышлыгында — эхиноцистис сурәте

Таралу ареалы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эхиноцистис Төньяк Америка үсемлеге. Россиягә, декоратив үсемлек буларак, матурлык өчен, диварларны, беседкаларны бизәү өчен кертелгән. Ботаника бакчаларыннан тирә-як табигатькә таралган. РФнең Аурупа өлешендәге барлык төбәкләрендә, шулай ук Себердә, Урта Азиядә очрый.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кырыс табигать шартларына, һәртөрле бөҗәкләргә бирешми торган үсемлек. Су буйларын, яр буенда үскән талларга сырылып үсәргә ярата. Эхиноцистис тирә-ягында үскән башка үсемлекләргә, агачларга һәм корылмаларга уралып, бик тиз үсә. Сабагының озынлыгы 6 метрдан артып китәргә мөмкин. Июньнән сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Чәчәкләре баллы ис тарата. Августтан октябрьгә кадәр җимешләре өлгерә. Чәнечкеле, йомырка формасындагы кабакчыкларның диаметры 6 см. Орлык чәчеп, үзенә яңа территорияләр яулый.

Экология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заманында декоратив үсемлек булган эхиноцистис бүген үзе кайсы җиргә хуҗа булса, шул тирәдәге башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирмичә, аларны кысрыклап чыгара. Бик кыска вакыт аралыгында табигатьнең ташландык, аулак, хуҗасыз урыннарын басып алырга мөмкин. «Кара китап»ка кертелүенең сәбәбе — кыргыйлашуында һәм тирә-ягын сырып алып, җәнлекләр, кошлар үтеп йөри алмаслык булып үсеп китүендә. Талларга сырылып күләгә ясый, башка үсемлек һәм агачларга кояш яктысын каплап, үсәргә ирек бирми.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Рәмис Латыйпов. «Кара китап»: Эхиноцистис. «Атна вакыйгалары», 2019 ел, 8-14 февраль.
  2. Виноградова Ю. К., Майоров С. Р., Хорун Л. В. Чёрная книга флоры Средней России. М.: Геос, 2009. ISBN 978-8-89119-487-9 (рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]