Эчтәлеккә күчү

Эчәккуышлылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эчәккуышлылар latin yazuında])
Эчәккуышлылар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Cnidaria Бертольд Гатчек, 1888[1][2]
Таксономик ранг тип[1][2]
Югарырак таксон чын күпкүзәнәклеләр[d]
Таксонның халык атамасы Holtedieren[3], nesledyr һәм ožigalkarji
Башлану вакыты 580000 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә cnidariology[d]
Коллаж
Омоничный таксон Cnidaria[d]
Способ размножения җенси үрчү
 Эчәккуышлылар Викиҗыентыкта

Эчәккуышлылар (лат. Cnidaria) - чын күпкүзәнәкле хайваннар (Eumetazoa) тибы. Протерозойның венд чорында барлыкка килгән борынгы организмнар. Башлыча, диңгездә, күбесе колонияләргә оешып яшәүгә җайлашканнар. 8–11 мең төре билгеле.

Типның уникаль үзенчәлеге - чаккыч күзәнәкләре булу, алар ау һәм ерткычлардан саклану өчен кулланыла. Зурлыклары 1 ммдан 2 мга кадәр (мәсәлән, сифонофоралар (Physalia), арктик медузалар (Cyanea capillata).

2 төрле тереклек формасы хас (утырма яшәү рәвеше алып баручы полип һәм ирекле йөзүче медуза), тереклек циклы дәвамында бу стадияләр чиратлаша (метагенез), яисә бер форма юкка чыга (гипогенез).[4][5]

Аерым затларның гәүдәсе ике күзәнәк катлавыннан (тукымадан): эпидермис (эктодерма) һәм гастродермистан (энтодерма) тора; алар арасында структурасыз койкасыман матдә (мезоглея) ята.

Эчәккуышлылар өчен гәүдәнең нурлы симметрияле һәм ук капсулалары барлыкка китерүче чаккыч күзәнәкләр булуы (нематоцисталар) хас.[6][7]

Авызы азыкны эләктереп алу өчен хезмәт итүче һәм төркем булып («батареяләр») чаккыч күзәнәкләр урнашкан кармавычлар белән әйләндереп алынган. Ашкайнату куышлыгы капчыксыман яки камераларга бүленгән, эшкәртелмәгән калдыклар авыз аша чыгарыла.

Нерв системасы диффузлы типта, гастродермиста урнашкан.

Җенси һәм җенессез (бөреләнеп) юл белән үрчи.

Күпчелек эчәккуышлылар — ерткычлар, планктон һәм шактый зур су организмнары белән туеналар. Күбесе башка организмнар (балыклар, ялгыз кысла, беркүзәнәкле суүсемнәр — зооксантеллар һәм башкалар) белән төрле симбиоз формаларына керә.

Табигатьтәге урыннары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Мәрҗән полиплар классыннан мадрепор мәрҗәннәр сай сулы тропик диңгезләрдә калын корылмалар — уникаль риф экосистемалары тудырып рифлар (яр буе, барьер, атолл рифлары) барлыкка китерәләр.

Күп кенә илләрдә кызыл яки затлы (Corallium rubrum), кара (Antipatharia) мәрҗәннәрдән ясалган бизәнү әйберләре югары бәяләнә.

Кайбер эчәккуышлыларның чаккыч күзәнәкләренең агуы кеше өчен куркыныч тудыра һәм «пешү» нык авырту, кайвакыт үлемгә китерергә мөмкин (субтропик һәм тропик суларда — сифонофоралар, кубомедузалар, ерак көнчыгыш диңгезләрендә — әвернәле медуза һәм башкалар).

Эчәккуышлылар су чисталыгының индикаторы булып торалар.[8]

Эчәккуышлыларның өч классыннан Татарстан территориясендә гидрозоалар классы (Hydrozoa) очрый, вәкилләреннән Hydrida отрядыннан гидралар ыругының 3 төре бар. Алар чиста сулы, су асты үсемлекләренә бай сулыкларның яр буе зоналарында яшиләр.[9]

Азиядә очраучы төрләр: Gonionemus vertens, Moerisia pallasi, Hydra vulgaris, Aurelia aurita һәм башкалар.

  1. 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2005.
  2. 2,0 2,1 Ruggiero M. A., Gordon D. P., Orrell T. M. et al. A Higher Level Classification of All Living Organisms // PLOS ONE / PLOS ONE EditorsPLoS, 2015. — ISSN 1932-6203doi:10.1371/JOURNAL.PONE.0119248PMID:25923521
  3. Nederlands Soortenregister
  4. Биологи связали медуз с бактериями. әлеге чыганактан 2013-04-28 архивланды. 2025-11-15 тикшерелгән.
  5. Horizontal gene transfer and the evolution of cnidarian stinging cells
  6. Ruppert, E. E., Fox, R. S., and Barnes, R. D. Invertebrate Zoology(ингл.). — 7. — Brooks / Cole, 2004. — P. 76—97. — ISBN 0030259827.
  7. Bergquist, P. R.,. Porifera // Invertebrate Zoology(ингл.) / Anderson, D. T.. — Oxford University Press, 1998. — P. 10—27. — ISBN 0195513681.
  8. Kayal E. et al. Cnidarian phylogenetic relationships as revealed by mitogenomics //BMC evolutionary biology. — 2013. — Т. 13. — №. 1. — С. 5..
  9. https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/echkkuyshlylar Онлайн - энциклопедия Tatarica