Эшкуар
| Эшкуар | |
|---|---|
| Эшчәнлек өлкәсе | икътисади эшмәкәрлек[d] һәм коммерция[d] |
| Моның хуҗасы | бизнес |
| WordLift сылтамасы | data.thenextweb.com/tnw/entity/entrepreneur[1] |
| Моңа өлешчә туры килә | эшмәкәр[d] |

Эшкуар, эшмәкәр — эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче шәхси зат. Татарлар арасында «бизнесмен» һәм «бизнесву́мен» инглизчәләре дә еш очрый, алар «businessman» (эшлекле ир-ат) һәм «businesswoman» (эшлекле хатын-кыз) сүзләреннән килеп чыккан. Шулай ук француз чыгышлы «kommersant» (фр. commerçant — сәүдәгәр) сүзе дә кулланышта.
Эшкуар — үз акчасына яки бурычка алган заем акчага тәвәккәлләп, җитештеру ресурсларын берләштереп, сатудан табыш бирәчәк байлыклар тудыру өчен фирма төзуче кеше.[2]
Һәркем үз бизнесын булдыра ала, яисә башка эшкуарларга предприятиеләр булдырырга ярдәм итә ала.[3]
Үзенчәлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тикшеренүләр күрсәткәнчә, эшмәкәр тормыш юлын түбәндәге үзенчәлекләр белән аерылып торучы кешеләр сайлый[4]:
— үз тормышын үзе кору теләге;
— уртача тәвәккәллеккә һәвәслек;
— үзенең уңышка ирешү сәләтенә ышаныч;
— үзе куйган хезмәтнең нәтиҗәләрен кичекмәстән күрү теләге;
— энергиялелек;
— киләчәккә юл табу;
— башка кешеләрнең эшен оештыра белү;
— ирешелгән уңышны акчага күчереп исәпләргә һәвәслек.
Эшмәкәрлек шактый катлаулы шөгыль: фирманы оештыручыга маркетинг, менеджмент өлкәләрендә гаять күптөрле мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә. Күп нәрсә эшмәкәрнең идарә итү квалификациясеннән, яшь фирмаларның күпчелеген юкка чыгаручы еш очратырга мөмкин булган ялгышлардан котылу осталыгыннан тора, һәм эшмәкәрлек кече бизнес белән генә чикләнми.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://thenextweb.com/vocabulary/entrepreneur/
- ↑ архив күчермәсе. әлеге чыганактан 2016-01-23 архивланган. 2026-02-26 тикшерелгән.
- ↑ Закон Парето или Принцип 80-20. (Р. Кох).
- ↑ Карл Менгер. Избранные работы. — Москва: Издательский дом "Территория будущего", 2005.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Экономика и управление социальной сферой: Учебник для бакалавров / Е. Н. Жильцова, Е. В. Егорова. — М : Издательско-торговая корпорация «Дашков и К°», 2015. — ISBN 978-5-394-02423-8.