Эшләпә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эшләпә latin yazuında])

 

Эшләпә
Сурәт
Җитештерү ысулы изготовление шляп[d]
 Эшләпә Викиҗыентыкта
XVIII һәм XIX гасыр эшләпәләре.

Эшләпә — баш киеме, башка киелә торган түбә өлешеннән һәм аның читеннән чыгып торган баш киеме.

Күп җирләрдә эшләпәгә каурый, тасма, карачкы кебек нәрсәләр тагып кигәннәр һәм бу хәзер дә күзәтелә. Эшләпә башны, чәчне явым-төшемнән, җилдән, кояштан һәм суыктан саклый торган кием булу белән беррәттән купшылык өчен дә кулланыла.

Эшләпә - башкортларда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ябалаклы авылы башкортлары җыенда
Башкорт тимер юлчысы

Эшләпә - башкортларда элек электән ир-ат кия торган баш киеме булган, әмма аны берни белән дә бизәмәгәннәр. Гадәттә ак төстәге йоннан басып, тирәсен югарыга кайтарып басканнар. Бу ХХ гасыр азагында, ХХ гасыр башында төшерелгән фотоларда күренә [1]

« Байҙар ғына кейә ҡамсат бүрек,

Беҙ кейәбеҙ кейеҙ эшләпә (Халыҡ йырынан) [2]

»

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVII гасырда Аурупада Утыз еллык сугыш барышында барча илләр халкы хәрбиләрчә киенгән һәм ирләре дә, хатыннары да бәрән тиресеннән тегелгән эшләпә кигән. Алар каурыйлары белән генә аерылган.

XVII гасыр урталарында эшләпә каты эчлеккә утыртып эшләнә башлаган, кара төсләргә өстенлек бирелгән. Якынча 1670 елдан бар Аурупада француз модасы алга чыга, аны каурый кадап, тирәсен өч урыннан күтәртеп тегәләр.

Пудралы париклар чорында баш буялмасын өчен аны култык астына кыстырып йөри башлаганнар, ул өчпочмакка әйләнгән, каурый урынына ука теккәннәр.

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эшләпә төрләре
Фото Атамасы Сурәтләнеше
Австралия ир-ат эшләпәсе каскада. Икенче төре — Тобаранетели
Галеро Бик зур, яссы, киң кызыл эшләпә, тирәсеннән 15 чук төшеп тора, шулай ук кардинал санының геральдик танытмасы булып торган.
Котелок Түгәрәк түбәле, гадәттә югарыга караган ир-ат эшләпәсе.
Фетр эшләпә XX гасыр башында популяр эшләпә.
Канотье Тәбәнәк, цилиндр рәвешле, кара тасмалы салам эшләпә.
Ковбой эшләпәсе Фетра яки күннән тегелгән, ике кырдан югарыга бөгелгән салам эшләпә.
Цилиндр Цилиндр кебек биек түбәле эшләпә.
Шапокляк Складная эшләпә-цилиндр, ныне используется только цирковными артистами.
Шуте Хатын-кыз эшләпәсе, цилиндр.
Боливар Киң кырыйлы эшләпә-цилиндр.
Панама Җиңел тукымадан я саламнан эшләнгән йомшак эшләпә, кояш нурларыннан саклану өчен кулланыла.
Треуголка Өч почмаклап югарыга каратылган эшләпә.
Двууголка XVIII гасыр азагында килеп чыккан ике мөгезле баш.
Конфедератка Дүрт почмаклы, чуклы эшләпә .
«Чучка бәлеше» Тәбәнәк цилиндр түбәле, тар кырыйлы эшләпә. Бер мең тугыз йөз алтмышБер мең тугыз йөз җитмеш елларда кайбер субмәдәниятләрдә киелә.
Прудик эшләпәсе Испан ир-ат эшләпәсе.
Трилби Йомшак эшләпә (ир-атныкы).
Шерлок Холмс эшләпәсе Алдан һәм эчендә козыреклы, аучы эшләпәсе.
Хомбург XX гасыр уртасында популяр фетр эшләпә.
Клош Кыңгырау рәвешле хатын-кыз эшләпәсе. 1920 еллар модасы.
Атур Конус рәвешле хатын-кыз эшләпәсе.
Петас Борынгы Грециядә киң таралган, кояштан саклану өчен кулланылган йомшак эшләпә.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Брыль

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. А не сыграть ли нам в бильярд.
  2. Башҡорт теленең һүҙлеге. 2-се том. - Мәскәү, 1998. - 731-се бит

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]