Эшсезлек
| Эшсезлек | |
|---|---|
| ICPC 2 идентификаторы | Z06 |
| Моның каршысы | мәшгүльлек[d] |
Эшсезлек — социаль-икътисадый күренеш. Эшсезлек вакытында халыкның икътисадый яктан актив булган катлавы үзенең белем дәрәҗәсенә һәм хезмәт күнегүенә яраклы рәвештә үзенә эш таба алмый. РФта эшсезләр категориясенә РФ территориясендә алты ай һәм аннан артыграк яшәгән, эше һәм хезмәт хакы (хезмәт кереме) булмаган, хезмәт белән тәэмин итү учреждениесендә (хезмәт биржасында) төркәлгән, эш башкаруга әзер булган, эшсезлек буенча пособие рәвешендә гарантияләнгән дәүләт ярдәменә хокукы булган гражданнар карый.
Эшсезлек проблемаларын анализлау өчен, иң элек кемнең эшсез дип исәпләнүен төгәл билгеләргә кирәк. Кешене эшсез дип тану критерийлары закон яки хөкүмәт документлары белән билгеләнә һәм төрле илләрдә алар бераз аермалы булырга мөмкин. Әмма, кагыйдә буларак, барлык билгеләмәләрдә дә берничә сыйфат кабатлана.[1]
Болар:
- хезмәткә сәләтле яшьтә булу, ягъни кеше закон ялланып эшләргә рөхсәт иткән минималь яшьтән (15 яшь) өлкәнрәк, әмма картлык буенча пенсия билгеләнгән яшьтән кечерәк булырга тиеш. Димәк, хезмәткә сәләтле яшькә кадәр булган яшүсмерләр яки 60 яшьтән олырак ирләр һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар (Россиядә), эшләргә теләп, эш таба алмасалар да, эшсезләр дип санала алмыйлар;
- кешенең билгеле бер вакыт дәвамында (мәсәлән, ай буе) даими хезмәт хакы чыганагы булмау;
- кешенең эш табу омтылышы дәлиле (мәсәлән, аның мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итүе һәм әлеге хезмәт вәкилләре җибәргән эш бирүчеләргә баруы).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Дружилов С. А. Безработица (преподавателей вузов) как ситуация личностного кризиса // Общество: социология, психология, педагогика. — 2013. — № 1. — С. 25—32. Архивировано из первоисточника 7 февраль 2017.